Каникуллар вакытында оештырылган һөнәри юнәлеш бирүче мәктәпләр “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы”федераль проектының чаралар планына керә. Оештыручылар: Русия Мәгариф министрлыгы, “Бөтенрусия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге”, “Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге”, Милли музей, В. И. Альбанов исемендәге Полярчылар музее. Проектның операторы — “Стратегик проектлар үзәге".
Һөнәри юнәлеш бирүче каникуллар мәктәбе нәрсә ул? Бу — балаларны көн дәвамында теге яки бу һөнәр белән таныштыручы мәктәп. Интеллектуаль үсеш һәм яңа ачышлар, командада эшләү һәм коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру, үз эше һәм һөнәре белән илһамланган кешеләр белән аралашу, иҗади яктан ачылу һәм яңа тәэсирләр!
Ике көн дәвамында “Северное сияние” һөнәри юнәлеш бирү мәктәбендә балалар Арктика һәм Төньяк Боз океанын үзләштерү өлкәсендәге һөнәрләр белән танышачак, ә безнең педагоглар укучылар белән танып-белү чаралары, экскурсияләр, күңелле команда уеннары, Арктик квиз һәм мавыктыргыч осталык дәресләре үткәрәчәк. Укучылар өчен туклану оештырылачак һәм алар су белән тәэмин ителәчәк.
“Северное сияние” һөнәри юнәлеш бирүче көндезге каникуллар мәктәбе ничек оештырылачак?
21 ноябрьдән 8 төркем эшли башлаячак, һәр төркем эше баланың мәктәптә ике көн дәвамында дүртәр сәгать булуын күздә тота:
1 һәм 2 төркем: 21-22 ноябрь,
3 һәм 4 төркем: 22-23 ноябрь,
5 һәм 6 төркем: 23-24 ноябрь,
* 7 һәм 8 төркем: 24-25 ноябрь.
Төркемнәрнең дәресләр режимы: 9.00 дән 13.00 гә кадәр яки 16.00 дән 20.00 гә кадәр. Анда катнашу бушлай.
Гаризалар шәхси теләүчеләр өчен:
1. google – формада: https://docs.google.com/forms/d/1SAX2CcApsa8cC0v-_hm5plA7bszyXoXZ_IGvhPUX86A/edit сылтамасы буенча;
2. 8 (987) 48-77-123 телефоны буенча кабул ителә ( В. И.Альбанов исемендәге Полярчылар музееның фәнни хезмәткәре Ильина Елена Сергеевна).
Бер сыйныфта укучы балалар төркемнәре өчен сыйныф җитәкчесеннән albanov.museum@mail.ru к электрон адреска гариза бирү күздә тотыла.
Балалар караулы, тамаклары тук булачак, алар яшьтәшләре белән аралашачак, сәләтләрен үстерәчәк һәм белем алачак. Һәр көн ахырында кураторлар тулы фотоотчет тапшырачак.
Бәйләнеш өчен телефоннар:
В.И. Альбанов исемендәге Полярчылар музее мөдире – Башкортстан Республикасы Милли музее филиалы Сәфәргалиев Тимур Илгиз улы: +7 (347) 246-09-86.
“Контр-адмирал М.И. Бакаев исемендәге Уфа шәһәре балалар диңгез үзәге"нең әйдәп баручы методисты Марина Белкина: 8-917-735-36-80.
“Контр-адмирал М.И. Бакаев исемендәге Уфа шәһәре балалар диңгез үзәге"е методисты Ирина Гыйбадуллина: 8-917-464-52-15.
Фото: В.И. Альбанов исемендәге Полярчылар музее сайтыннан.