Язучы, "Кызыл таң"ның элекке баш мөхәррире, журналист, шагыйрь Расих Ханнановның 90 еллык юбилее алдыннан республикада берничә проект эшли башлады, шулар арасында – якташыбызның шигырьләре буенча "Тиктормас" герое белән мультипликацион фильм булдыру.
Кырмыскалы районының Пионерлар һәм укучылар йорты да әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Нәкъ менә шул уңайдан барлык детальләр турында фикер алышу өчен бирегә Әмир Абдразаков исемендәге "Башкортостан" киностудиясе продюсеры, "Акбузат" балалар хәйрия фонды генеральный директоры, "Башкиновидеопрокат" башкорт милли кинематографиясенә ярдәм итү һәм үстерү буенча оешма җитәкчесе, "Тиктормас" проекты җитәкчесе Азамат Тимергазин булып китте.
Очрашу барышында “Тиктормас” анимациясе буенча иҗат остаханәсе проектын тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Проект кысаларында «Мульти-пульти» түгәрәге тәрбияләнүчеләре һәм аның җитәкчесе Светлана Яхина иҗат остаханәсенең квалификацияле белгечләреннән анимация нигезләре буенча белем ала алачак. Проектта, шулай ук, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да катнашачак.
"Тиктормас" анимациясе буенча иҗади остаханә белән хезмәттәшлек Кырмыскалы районында анимация үсешенә көчле этәргеч бирер, дип ышанасы килә.
Фото: Пионерлар һәм укучылар йорты.