Хөкүмәт 2022-24 елларга федераль бюджетта барлык мәктәпләрне дә флагштоклар һәм Русия әләмнәре белән тәэмин итүгә 1 миллиард сум акча резервларга тәкъдим итә. Бу хакта Русия финанс министры урынбасары Ирина Окладникова Дәүләт думасының Бюджет һәм салымнар комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
Аның сүзләренә караганда, Министрлар кабинеты бюджет турындагы закон проектын икенче укуда тиешле төзәтмәне Дәүләт думасына керткән.
Август аенда Президент Владимир Путин җәмәгатьчелек белән аралашу барышында мәктәпләрдә Русия әләмен күтәрү тантанасын кертү тәкъдимен хуплаган иде.
Соңрак мәгариф министры Сергей Кравцов әлеге башлангычны мәгариф оешмаларында агымдагы уку елында ук гамәлгә ашыра башлаячаклар, дип белдерде.
Фото: activityedu.ru