+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 ноябрь 2021, 16:46

Студентлар өчен шәп бәйге!

Илнең барлык федераль округларында “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының “Твой ход” Бөтенрусия конкурсы ярымфиналлары тәмамланды.

Студентлар өчен шәп бәйге!
Студентлар өчен шәп бәйге!

Аларда барлыгы 10 000 студент катнашты.

Конкурсның финалына Русиянең 76 төбәгеннән 1000 кеше чыкты, шул исәптән Башкортстанның 13 вәкиле. 27-29 ноябрьдә якташларыбыз Сочида төп бүләкләр өчен көч сынашачак.

“Бүген студентларның үз потенциалларын ачу, үсеш траекториясен төзү һәм һөнәри өстенлекләрне билгеләүдә ярдәм итүгә зур таләбе бар. "Твой ход" яшьләрнең барлык таләпләренә җавап бирергә тырыша. Ярымфинал вакытында балалар төркемдә үз ролен билгеләргә өйрәнде, ул алар өчен табигый, моннан тыш, катнашучылар үзләренең когнитив сыгылмалылыгын, ягъни билгесезлек буенча эшләргә әзерлеген һәм үзгәрүчән шартларда җайлаша белүен арттырды, ә бу заманның төп компетенцияләренең берсе”, – дип билгеләп үтте Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева.

"Твой ход" Бөтенрусия конкурсының ярымфиналында студентлар эшлекле уеннарда катнашты. Башта белгечләр ярдәме белән балалар коллективларда башкарылырга тиешле рольләрне билгеләде, аннары төркемнәрдә куелган бурычларны хәл итте. Аларның эшен психологлар, инструкторлар, укыту буенча тренерлар күзәтте. Алар студентларның үзләрен ничек күрсәтүен, шулай ук аларның үз-үзләрен тотышын һәм яңа мәгълүматка ачык булуын бәяләде. Һәр катнашучы тиешле баллар алды. Иң күп балл җыйган беренче 1000 бала финалга юллама алды.

"Твой ход" - без күнеккән фән олимпиадасы түгел, ә яшьләргә олы тормышларында кирәк булачак күнекмәләрне үстерү буенча бәйге. Бу тест системасы яки һөнәре буенча иң яхшы белгечне билгеләү түгел, ә студентларның тормыш позициясен, мәнфәгатьләрен, аларның социаль активлыгын бәяләү. Бу - төрле өлкәләрдә яңа талантлар эзләү, актив һәм битараф булмаган балалар өчен экосистема”, – дип хәбәр итте “Русия - мөмкинлекләр иле” генеральный директоры урынбасары Антон Сериков.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 200 җиңүче билгеләнәчәк. Алар 1 миллион сум күләмендә премия алачак. Бу акчаларны укуга, стартапны эшләтеп җибәрүгә яки торак шартларын яхшыртуга юнәлтергә мөмкин булачак.

“Твой ход” конкурсының күп кенә актив катнашучылары Русиянең иң эре компанияләренә стажировка үтәргә чакырылачак.

Катнашучыларга уңашлар телибез! Республикага шатлыклы җиңүләр белән әйләнеп кайтырга язсын!

Студентлар өчен шәп бәйге!
Студентлар өчен шәп бәйге!
Студентлар өчен шәп бәйге!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: