+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 ноябрь 2021, 22:15

Тиздән яңа мәктәп ишекләрен ачачак

Илшат Таҗетдинов эш сәфәре белән Ишембайда һәм Уфа районында булды.

Тиздән яңа мәктәп ишекләрен ачачак
Тиздән яңа мәктәп ишекләрен ачачак
Бүген, 17 ноябрьдә, Премьер-министр урынбасары Илшат Таҗетдинов Ишембай шәһәрендә “Алга” сәнәгать-җитештерү төрендәге махсус икътисади зонаның 1нче мәйданчыгында булды. Анда ул аның резидентлары тарафыннан яңа производстволар төзү барышы белән танышты. “ПО “Аркада” һәм “ЗУР” компанияләре үзләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыруның беренче этабын тәмамлый һәм үз производстволарын агымдагы елның декабрендә башлап җибәрергә планлаштыра.

Объектларда тәрәзәләр һәм ишекләр кую тулысынча төгәлләнгән, казанлыклар файдалануга тапшырылган, биналарга җылылык бирелгән, эчке бизәкләү эшләре бара, технологик җиһазлар белән тәэмин итү тәмамланып килә, киләсе атнада резидентлар тарафыннан куелган җиһазларны монтажлау һәм эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Эш сәфәренең ахырында Илшат Таҗетдинов Уфа районының Булгаково авылында 825 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше барышын тикшерде. Объектны 2021 елда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының торак төзелешен стимуллаштыру чараларын тормышка ашыру кысаларында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ул - баскетбол, волейбол һәм гимнастика мәйданчыклары, йөгерү юллары, футбол кыры, спорт тренажерлары булган зонаны үз эченә алган заманча мәктәп.

Объектларны карау нәтиҗәләре буенча Илшат Таҗетдинов “Алга”ның беренче чираттагы объектларын, шулай ук Уфа районының Булгаково авылындагы социаль-әһәмияттәге объектны үз вакытында тапшыруны тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрү буенча йөкләмәләр бирде.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: