+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 ноябрь 2021, 11:50

Укучыларны янә “удаленка”га җибәргәннәр. Тагын ни булган?

Моңа коронавирус түгел, ә эчәр су сәбәпче булган.

Укучыларны янә “удаленка”га җибәргәннәр. Тагын ни булган?
Укучыларны янә “удаленка”га җибәргәннәр. Тагын ни булган?
Уфаның 105нче гимназиясендә, аномаль эсселек аркасында, быел җәй су беткән. Башкала мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мәктәпкә су скважинадан кергән. Гимназиягә үзәкләштерелгән су тәэминаты үткәрелмәгән.


"Калинин районының Федоровка авылында урнашкан гимназия унбер ел дәвамында скважина белән файдаланды: суның барлык параметрлары билгеләнгән нормаларга туры килде. Агымдагы елның җәендә аномаль эсселек нәтиҗәсендә скважинада су дәрәҗәсе кимеде. 20 октябрьдән су белән өзеклекләр башланды", — дип ачыклык керттеләр Уфа хакимиятендә.


Хәзер белгечләр гимназияне резерв скважинага тоташтыра. Ә әлегә барлык 488 укучы да дистанцион укытуга күчерелгән.


“Бүген без дистанцион рәвештә укыйбыз. Мәктәп җитәкчелеге килеп туган хәл буенча оператив рәвештә кирәкле чаралар күрде. Безгә, ата-аналарга, скважинада су юклыгы турында хәбәр иттеләр, әлеге проблеманы хәл итү буенча барлык чаралар күрелә. Мәктәпнең дистанцион укыту тәҗрибәсе бар. Әлбәттә, без барыбыз да балаларның тизрәк мәктәпкә йөреп укый башлавын телибез”, — дип сөйләгән “Башинформ” агентлыгына баласы әлеге гимназиядә белем алучы әниләрнең берсе.

 
 
Фото: Уфа шәһәре хакимияте.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: