Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 ноябрь , 22:45

Геопарклар турында лекцияләр узды

Башкортстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты һәм ЮНЕСКОның «Янгантау» глобаль геопаркы партнерлыгында әлеге геопарк турында танып-белү лекцияләре узды.

Геопарклар турында лекцияләр узды


ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләре укучылары өчен лекцияне ЮНЕСКОның «Янгантау» геопаркының экологик белем бирү белгече, биология фәннәре кандидаты Полина Полежанкина үткәрде. Ул геопаркның нәрсә икәнлеге, табигый һәм мәдәни истәлекле урыннары, «Мәчетле»нең геологик киселеше, мәгарәләр, Юрүзән һәм Әй елгалары буйлап салда йөзү турында сөйләде.

"Башкортстан Республикасында ЮНЕСКОның эшчәнлеге безнең табигый һәм мәдәни мирасны экомәгърифәтләү һәм популярлаштыруда да чагыла. Шунысы куанычлы, лекцияләр үсеп килүче буында зур кызыксыну уятты", - дип билгеләп үтте республиканың ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты башкарма директоры Элина Гатауллина. Лекцияне Башкортстан мәгариф учреждениеләренең 5-11нче сыйныфларында белем алучы 400гә якын укучы тыңлады.

«ЮНЕСКО геопаркы турындагы лекцияне зур кызыксыну белән карадылар һәм тыңладылар. Безнең, педагоглар һәм укучылар өчен, бүген бу - бик кызыклы, шәрехләр, фоторәсемнәр белән үрелеп барган тулы экскурсия. Шундый танып-белү чарасын оештырган өчен рәхмәт!" , — дип билгеләп үтте Кырмыскалы районының Прибельский урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәбе директоры Рита Хисмәтуллина.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова