+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 ноябрь 2021, 21:47

"Акчаны яман шешләрне дәвалау белән бәйле проектка юнәлтер идем!"

Шулай ди "Твой ход" Бөтенрусия конкурсы финалчысы, Башкортстан кызы Валерия Писарькова.

"Акчаны яман шешләрне дәвалау белән бәйле проектка юнәлтер идем!"
"Акчаны яман шешләрне дәвалау белән бәйле проектка юнәлтер идем!"

27-29 ноябрьдә "Сириус" фән һәм сәнгать паркы территориясендә "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасының "Твой ход" беренче Бөтенрусия конкурсының финалы узачак. Анда Русиянең 76 төбәгеннән 1 000 студент катнашачак, шул исәптән Башкортстанның 13 вәкиле. Конкурс финалында аларга киләчәк университетын планлаштырырга кирәк булачак.

Катнашучылар үзләре сайлап алган сигез факультет: карьера, фән, махсус мөмкинлекләр, иминлек, тотрыклы үсеш, сәяхәт, киләчәк мәгарифе, шулай ук мөнәсәбәтләр һәм психологик сәламәтлек буенча бүленәчәк.

"Финалда конкурста катнашучылар үзләренең идеяләрен һәм киләчәк университеты нинди булырга тиешлеге турында күзаллауларын әйтә алачак. Югары уку йорты үсеш, үз-үзен тормышка ашыру, карьера төзү өчен нинди мөмкинлекләр бирә ала, ул хәвефсез, экологик һәм барлык социаль төркем студентлары өчен уңайлы булырга тиеш. Бүген бу - яшьләрдән төп мөрәҗәгатьләр. Зур эшләр башкарган һәм "Твой ход"ның йомгаклау этабына чыккан илнең иң яхшы студентлары стандарт булмаган, кызыклы, әмма шул ук вакытта әлеге мегаталәпләрнең амбициоз чишелешен бирергә мөмкин, дип саныйбыз, - ди Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Григорий Гуров.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 200 җиңүче билгеләнәчәк. Алар 1 миллион сум күләмендә премия алачак. Бу акчаларны укуга, стартапны эшләтеп җибәрүгә яки торак шартларын яхшыртуга юнәлтергә мөмкин булачак.

“Твой ход” конкурсының күп кенә актив катнашучылары Русиянең иң эре компанияләренә стажировка үтәргә чакырылачак.

"Карьера факультетын сайларга планлаштырам, чөнки бу студентлар өчен иң мөһим сорауларның берсе. Карьера кеше шәхесенә һәм аның үсеш мөмкинлекләренә йогынты ясый. Студентлар үз белемнәрен гамәлдә куллана белми, шуңа күрә университетларны эш тәҗрибәсеннән башка тәмамлыйлар һәм алга таба нишләргә икәнен белмиләр. Алар зур тормышка әзер булмаган булып чыга, һәм мин моны зур проблема дип саныйм. Безнең ил үсәргә тиеш, ә моның өчен аңа яхшы белгечләр кирәк, - дип саный Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты Валерия Писарькова (Башкортостан Республикасы). - Акчаны мин үз проектым өчен эшче аппаратурага җибәрер идем. Ул яман шешләрне табу һәм дәвалау белән бәйле. Бу минем өчен авыр тема: якыннарыма рак диагнозы куйганда ярдәм итә алмадым. Һәм мин башка кешеләрнең тормышы бераз яхшырак булуын теләр идем".

Катнашучыларга уңышлар телибез! Республикага шатлыклы җиңүләр белән әйләнеп кайтырга язсын!

"Акчаны яман шешләрне дәвалау белән бәйле проектка юнәлтер идем!"
"Акчаны яман шешләрне дәвалау белән бәйле проектка юнәлтер идем!"
"Акчаны яман шешләрне дәвалау белән бәйле проектка юнәлтер идем!"
"Акчаны яман шешләрне дәвалау белән бәйле проектка юнәлтер идем!"
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: