Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 ноябрь , 12:25

Нур чәчә ул халкына!

Күренекле әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Гыйниятулла КУНАФИНга – 75 яшь.

Нур чәчә ул халкына!
“Ал да нур чәч халкыңа!” Бүген 75 яшьлек гомер бәйрәмен билге­ләүче күренекле галим, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Салават Юлаев ордены кавалеры Гыйниятулла ага Кунафин гомере буена мәшһүр Бабичның шушы шигъри васыятен тотып яшәде. Аның башкорт әдәбият гыйлеменә, аның киләчәк үсеш юлларын билгеләүгә керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Шуның өчен дә ул бүген үзе хезмәт куйган Башкорт дәүләт университетының гына түгел, ә, гомумән, бөтен республиканың, төрки дөньяның иң олпат, дәрәҗәле һәм асыл галимнәреннән исәпләнә.

Гыйниятулла Сафиулла улы сугыштан соңгы авыр 1946 елның 22 ноябрендә дөньяда башкортлар яшә­гән иң зур төбәк – Гафури районының Сәетбаба авылында дөньяга килә. Андагы мәктәп үзендәге уку-укыту сыйфаты ягыннан республикада иң алдынгылардан була: заманында биредә Җәлил Киекбаев, Сәгыйть Агиш кебек күренекле галимнәр, язучылар эшләп китә. Шушында урта белем алганнан соң, егет берника-дәр вакыт мәктәптә укыта, район гәзитендә эшләп ала, аннары өч ел Совет Ар­миясе сафларында хез­мәт итә, старшина дәрәҗә­сенә кадәр күтәрелә.
1968 елда ул солдат казармасын студент тулай торагына алмаштыра – Башкорт дәүләт универси­те­тының филология факультеты башкорт-урыс бүле­генә укырга керә. Инде шул елларда ук Гыйниятулла Сафиулла улы үзенең гыйлемгә омтылышы, педагогик осталыгы белән остазларының игътибарын җә­леп итә. Аеруча чал тарих битләре, борынгы әдәбият кызыксындыра аны. Шуңа да диплом эшенең темасы итеп XII гасыр ядкәре “Коман мәҗмугасе” – “Кодекс Куманикус”ны тикшерүне ала. Хезмәт бик уңышлы яклау үтеп, яшь белгеч университетны “кызыл” диплом белән тәмамлый.
Хәер, бу ярты гасырга сузылган озын гыйлем юлының башы гына була әле. Сәләтле белгечне шунда ук СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында яңа ачылган аспирантурага чакыралар. Турысын әйтик, гуманитар фән һаман да Сталин чорыннан калган “төрки халык­ларның революциягә кадәр тарихы да, мәдәнияте дә булмаган, аларны совет дәүләте бүләк иткән” дигән идеологик штамптан арынып бетмәгән чор була әле бу. Шуңа да фән өлкә­сен­дәге конъюнктурчылар күб­рәк “милли әдәбиятларда Лениниана” яисә “марксизм-ленинизм тәгълиматы яссылыгында әдәбият үсеше” кебек җиңел якланыла торган, идеологик яктан “дөрес” темаларга алына. Ә Гый­­ния­тулла Сафиулла улы үзенең гыйльми җитәкчесе Гайса Хөсәенов белән бер­лектә күпкә катлаулырак юл­ны сайлый – революция­гә кадәр яшәгән мәшһүр мәгърифәтче-шагыйрь, публицист, фольк­лор­чы, этнограф һәм тарих-тел белгече Мөхәм­мәт­сәлим Өметбаев иҗатын барлап, өйрәнүгә керешә. Ас­пирант аның 1897 елда Казанда басылган “Йәдкәр” дигән бердәнбер китабын энәсеннән җебенә кадәр тикшерү белән генә чиклән­мичә, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург архивларында казына, Мө­хәм­мәтсәлим Өметбаевның моңа кадәр билгеле булмаган күп кенә язмаларын гыйльми әйләнешкә кертеп җибәрә. Шулай итеп, өчьеллык аспирантура “кыйссасы” 1977 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклау белән тәмамлана.
Ләкин яшь галим үзе аспирантура үткән Тарих, тел, әдәбият институтыннан аерылмый, төгәл 15 ел буена, 1981 ел уртасына кадәр шунда эшли – иске кулъязмаларны, китапларны тик­шерә, Гайса Хөсәенов җи­тәк­че­легендәге археографик экспе­диция­ләрдә башкортлар яшәгән күпчелек төбәкләрне иңләп-буйлап чыга. Шушы сәфәр-сәяхәт­ләр, архивларда казыну вакытында табылган яңа материаллар, мәгълүматлар аңа докторлык диссертациясен язу өчен этәргеч була. Нәти­җәдә, 1998 елда Гыйниятулла ага Кунафин “XIX-XX гасырларда башкорт әдәбиятының жанрлар системасы формалашуы һәм үсүе” дигән темага язылган докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Төгәл бер ел узгач, Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.
Ләкин бу чорда галим заманында үзе фән күгендә канат ныгыткан Башкорт дәүләт университетына кире әйләнеп кайткан була инде. Студент елларында диплом җитәкчесе булган мәшһүр галим һәм язучы Кирәй Мәргән аны үзе янына – БДУның башкорт әдә­бияты кафедрасына күчәргә бер ел үгетләп йөри. Һәм, ниһаять, 1981 елның 1 сентябрендә Гыйниятулла Сафиулла улы янә студент ау­диториясе ишеген ача, тик бу юлы инде лектор-укытучы сыйфатында. Өл­кән укытучы, доцент вазыйфаларын башкара, биш елдан артык филология фа­культетының декан урынбасары йөген тарта. Студентлар арасында аның абруе бик зур була. Бу хакта студентлар арасында йөр­гән бер сөйләк-истәлекне биредә китереп үтү дә урынлы булыр.
1980 еллар азагында, “үз­гәртеп кору” чорында, факультетта студент­лар­ның дәрескә йөрү-йөрмәү мәсьә­ләсе тикшерелә. Укытучылар, бер-бер артлы күтәрелеп, шәкертләренең тетмәсен тетә, янәсе, тәр­тип­сезләр, уку турында уйламыйлар да. Шулчак “ирек җилләре” тәэсирендә Гыйль­ми совет әгъзасы итеп сайланган Рөстәм Рә­җәпов атлы студент күтә­релә дә, остазларының күзләренә карап:
– Хөрмәтле укытучылар, нишләп сез мәсьәләгә бер яклы гына карыйсыз? Әнә Гыйният Сафиулловичның лекцияләренә, семинарларына авырып хәлдән тайган очракта да йөрибез! – дип чәпи. Югары уку йорты укы­тучысының педагогик осталыгына студентларының эчкерсез мәхәббә­теннән дә югарырак бәһа була аламы соң? Әйткәндәй, безнең татар-урыс бүлегендә – Камил ага Дәүләтшин, урысларда – Ромэн Нәзиров кебек укытучылар шундый ук абруйга ия иде. Аларның дәресләрен калдыру студентлар арасында җи­наятькә тиң иде.
Гыйниятулла Сафиулла улы үзен зур галим һәм педагог итеп кенә түгел, оста оештыручы һәм җитәкче буларак та таныта: БДУда мөстәкыйль башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын оештыру идеясе белән йөреп, максатына ирешә, аның беренче деканы була, ун ел дәва­мында яңа факультетның фәнни һәм матди-техник базасын ныгыту өчен бөтен көчен сала. 2000 елда аның көче белән университетта “1917 елга кадәрге башкорт әдәбияты” кафедрасы ачыла һәм төгәл 12 ел дәва­мында яшәп, яманаты чыккан “оптимизация” шаукымында кабаттан башкорт әдәбияты кафедрасы белән берләш­терелгәнче, дистәләрчә монография, уку әсбаплары чы­гарып, ике фән докторы, тугыз фән кандидаты тәрбияләп өлгерә.
2011 елда фәнни җәмә­гатьчелек Гыйниятулла Сафиулла улын Башкортстан Фәннәр академиясенең Социаль-гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре итеп сайлый. Бу эшне аңа биш ел буена БДУдагы төп вазыйфасыннан аерылмыйча башкарырга туры килә. Шуңа өстәп, озак еллар буена Докторлык һәм кандидатлык диссер­тация­ләрен яклау буенча совет әгъза­сы, рәис урынбасары, ә 2016 елда аның рәисе була.
Бүгенге көндә галим – Мөхәм­мәтсәлим Өметбаев, Акмулла, Шәм­сетдин Зәки, Һибәтулла Салихов, Шәех­за­дә Бабич, Мәҗит Гафури, Җәлил Киекбаевның тормышына һәм иҗатына, башкорт әдәбияты үсеше­нең төрле аспектларын тик­шерүгә багышланган 1000гә якын гыйльми хезмәт, шул исәптән дистәләрчә монография авторы. Текстология өлкә­сендә исә төрки дөньяда аңа тиңлә­шерлек галимнәр, гомумән, сирәк.
Гыйниятулла Кунафин, галим һәм педагог буларак, республика иҗти­магый тор­мышының үзәгендә кайный. Ун ел дәвамында ул Башкортстан Язучылар бер­­легенең тәнкыйть секциясен җитәкләде, 1999-2010 елларда Гафури районыннан чыгучыларны бер­ләштергән “Табын” оешма­сының рәисе булды, туган авылы тарихына багышланган эзләнүләр бастырып чыгарды. 2000-08 елларда галим “Башкортстан Республикасы халыклары тел­ләре турындагы” Законны гамәлгә ашыру буенча Хө­күмәт карамагындагы эшче төркем җитәкчесе йөген тартты, 2004-11 елларда башкорт һәм татар телләре буенча “Ел укытучысы” һөнәри бәйгесенең жюри рәисе булды.
Гыйниятулла Сафиулла улы “Башкортстан Респуб­ликасының атказанган фән эшлеклесе” (2009), “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәт­кәре” (1997), “Русия Федерациясе югары һөнәри мәгарифенең почетлы хезмәткәре” (2006), “БДУ­ның шәрәфле профессоры” (2015), “Гафури районының шәрәфле шәхесе” (2016) дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. 2019 елда галим Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның указы нигезендә Салават Юлаев ордены белән бүләк­ләнде. Ул Җәлил Киекбаев (2001), Мә­җит Гафури (2010), Мөхәм­мәт­сәлим Өметбаев (2013) исемен­дәге премия­ләр лауреаты да.
Бүген дә Гыйниятулла Кунафин фән өлкәсендә армый-талмый эшлә­вен дә­вам итә, бар булмышы бе­лән гыйльми тикшеренүләр, эзләнүләр утында яна. Ә ул чәчкән гыйлем нуры янә­шәсендәге яшь буын галим­­нә­ре­нең, студент­ла­рының күңелен җы­лыта, аларга киләчәккә юнәлеш бирә, ышаныч уята.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова