+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 ноябрь 2021, 16:05

Мәктәпләрдә туклану ничек оештырылган

Моның турында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев сөйләде.

Мәктәпләрдә туклану ничек оештырылган
Мәктәпләрдә туклану ничек оештырылган

Башкортстанның "Гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыруны камилләштерү" практикасын Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев тәкъдим итте.

- Төбәк дәрәҗәсендә төп бурычларны без сыйфатны яхшырту, тукланучыларның колачлануын киңәйтү, санитария нормаларын үтәү, җитештерү чаралары белән идарә итүне оптимальләштерү, республикада җитештерелгән товарларны тәкъдим итүне арттыру исәбенә продукциянең үзкыйммәтен киметү, - дип билгеләде Алексей Гусев.

Ведомство башлыгы Русия субъектларының хакимият органнары вәкилләре белән тәҗрибәне гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру ысуллары белән уртаклашты. Хөкүмәт вице-премьеры Ольга Абрамова, мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова йөзендә практика рецептлары белән Удмурт Республикасы чыгыш ясады.

Төбәктә мәктәптә туклануны камилләштерү максатында кертелгән чаралар башка субъектларда да кызыксыну уятты, алар арасында Смоленск, Пенза, Орел, Вологда, Свердловск өлкәләре, Коми, Ямал-Ненец автономияле, Чувашстан, Бурятия, Алтай республикалары, Севастополь, Новосибирск шәһәрләре, Красноярск, Ставрополь крайлары бар.

Чара барышында шулай ук аерым федераль норматив актларга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр яңгырады. Алар туклануны оештыруда күп кенә процессларны камилләштергәндә һәм оптимальләштергәндә барлыкка килә торган берничә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге тәкъдимнәрне Стратегик башлангычлар агентлыгы хуплады.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: