+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 ноябрь 2021, 21:05

Шәхси балалар бакчаларына сертификатлар бирү 4 тапкыр арткан

Башкортстанның Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә сынау проекты кысаларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм шәхси эшкуарларның балалар бакчаларына сертификатлар бирелә.

Әйтик, 2019 елның 1 сентябреннән әлеге тәҗрибә Стәрлетамак шәһәрендә тормышка ашырыла, 2020 елның 1 сентябреннән проектка - Уфа, шушы елның 1 гыйнварыннан Нефтекама шәһәрләре кертелде.

- Сертификат алу өчен акча күләме үткән елда 33,2 миллион сумнан быел 136,8 миллион сумга кадәр арттырылды. Шундый ук ярдәм күләме алдагы елларга сакланачак, - дип билгеләп үтте Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова.

Әлеге программа балалар бакчаларына чиратны киметергә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә ярдәм итүче эшкуарларга яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53722

Фото: kraski-net.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: