+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 ноябрь 2021, 11:05

Уфаның 4нче мәктәбе — лидерлар арасында!

Әлеге белем учагы “XXI гасыр мәгариф оешмасы. Лидерлар лигасы-2021” Бөтенрусия конкурсында лауреат исеме яулады.

Уфаның 4нче мәктәбе — лидерлар арасында!
Уфаның 4нче мәктәбе — лидерлар арасында!
Агымдагы елның 18-21 ноябрендә Санкт-Петербургта мәгариф өлкәсендә төп вакыйгаларның берсе – ел саен оештырыла торган Нева мәгариф ассамблеясе узды.

Уфаның 4нче мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Кәримова әлеге форумда катнашты һәм сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Нева мәгариф ассамблеясе "Лидерлар лигасы-2021" Бөтенрусия конкурсына йомгак ясады. Оештыру комитеты һәм эксперт советы тарафыннан 4нче мәктәп "XXI гасыр мәгариф оешмасы. Лидерлар лигасы-2021” конкурсы лауреаты дип танылды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, 4нче мәктәп "Сәләтле балалар өчен иң яхшы мәктәп" номинациясендә җиңүче булды, ул оештыру комитеты әгъзалары һәм Нева мәгариф ассамблеясе экспертлары тарафыннан имзаланган диплом һәм медальгә лаек булды. Ә мәктәп директоры Татьяна Фомичева 2021 елның иң нәтиҗәле җитәкчесе дип танылды һәм “Эффектив җитәкче-2021” значогы белән бүләкләнде.

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Кәримовага "XXI гасыр мәгариф оешмасы. Лидерлар лигасы-2021” Бөтенрусия конкурсының “Остаз укытучы (педагог)-2021” номинациясендә лауреат дипломы тапшырылды.

Лилия Галинур кызы “Мәктәптә хәзерге заман белеменең мөмкинлекләре һәм хәвефләре” секциясендә “Сәләтле балалар белән эшләүне оештыру” темасы буенча үзенең педагогик тәҗрибәсен уртаклашты.

Шулай ук тәҗрибәле педагог “Мәгарифнең инновацион системасы парадигмасы: киләчәк бүген туа” V Бөтенрусия конференциясендә актив катнашып, сертификатка лаек булды. Ассамблея кысаларында оештырылган әлеге чараның төп максаты — конференция, дискуссия мәйданчыклары, “түгәрәк өстәл”ләр, осталык дәресләре форматында илебез мәгарифен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу. Традиция буенча анда Русия Мәгариф, Фән һәм югары белем министрлыклары, Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча эксперт советы әгъзалары, Русия Мәгариф академиясенең фәнни эшлеклеләре һәм башка экспертлар катнашты.

2021 ел Ассамблеясендә 600дән артык югары, һөнәри, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү оешмалары катнашты. Мөһим чарада хәзерге заман мәгарифенең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, алар арасында мәгариф оешмасы эшчәнлеген норматив-хокукый тәэмин итү, белем бирү сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар: мониторинг, рейтинг, федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү инструменты буларак мәгариф нәтиҗәләрен диагностикалау мәсьәләләре дә бар иде.

— Бу - безнең бөтен коллективның казанышы һәм 4нче мәктәп укытучыларының югары профессиональлеге, фидакарьлеге нәтиҗәсе. Бу — укытучыларыбызның уртак хезмәтен һәм бүгенге көннең искиткеч, мавыгучан, битараф булмаган укучыларыбызның һәм мәктәпне тәмамлаучыларның уңышларын югары бәяләү. Безнең катлаулы заманда Русия уку йортларының инновацион тәҗрибәсен туплаучылар, аны өйрәнүчеләр булуы һәм фәһемле чаралар оештырылуы бик мөһим. Конкурсның төп фикере: “Без бүген иртәгә яшәячәк йортыбызны төзибез", — дигән иде. Һәр белем бирү оешмасының бурычы — илнең киләчәген тәрбияләү. Нева мәгариф ассамблеясе — укытучы хезмәтенә ярдәм итү максатыннан алдынгы педагогик тәҗрибә уртаклашу өчен Бөтенрусия мәйданчыгы ул, — ди Лилия Галинур кызы.

Русия күләмендә җиңүче мәктәпне һәм аның коллективын котлыйбыз!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: