+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 ноябрь 2021, 18:40

Башкорт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүчеләр премия алачак

Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Башкорт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүчеләр премия алачак
Башкорт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүчеләр премия алачак

Башкортстанда Башкорт теле көне алдыннан башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук аларны әзерләгән педагогларга ел саен бирелә торган премияләр булдырылды. Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Документ нигезендә, укучыларның Бөтенрусия олимпиадаларында җиңүче һәм призлы урыннар өчен Башкортстан Башлыгының ел саен бирелә торган премияләренә өстәмә рәвештә, башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңгән һәм призлы урыннар яулаган өчен премияләр тапшырылачак. Җиңүчеләр һәм аларның педагоглары — 5әр мең сум, призерлар һәм аларның педагоглары 3әр мең сум акча алачак.

Мәгариф министрлыгының Милли мәгариф идарәсе начальнигы Азат Батыршин сөйләвенчә, башкорт теле һәм әдәбияты буенча олимпиада 1987 елдан бирле үткәрелә. Төбәкара дәрәҗәдә олимпиада 1996 елдан уздырыла башлады. Елдан-ел олимпиадада Ырынбур, Чиләбе, Курган өлкәләре укучылары катнаша, төрле елларда Самара, Саратов, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Татарстан Республикасы укучылары катнашты.

Башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданы 34 ел үткәрү вакытында анда 9 меңнән артык укучы үз белемен сынап караган.

"Олимпиада туган тел һәм әдәбият буенча тирән белемле, сәләтле укучыларны ачыкларга ярдәм итә. Балаларның башкорт телен өйрәнүгә өстәмә мотивация кертү кирәклеге узган елда Красноусолда үткән туган телләр укытучылары форумында педагоглар тарафыннан билгеләнгән иде. Әлеге премияне булдыру олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына, шулай ук педагогларга яхшы ярдәм булыр дип ышанам”, — ди Азат Батыршин.

Әбҗәлил районының Аскар авылындагы Т. Кусимов исемендәге гимназия укучылары һәр елны төбәкара олимпиада призерлары була. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Муллахмәтова, туган телләрне өйрәнү һәм әлеге олимпиадада катнашу белән кызыксыну елдан-ел арта, дип билгели.

“Монда укучыларны да, ата-аналарны да мотивацияләү кирәк. Күп нәрсә педагогларга да бәйле, баланы кызыксындырырга кирәк. Минемчә, җиңүчеләргә һәм призерларга премия булдыру — тагын бер мотивация чарасы. Моннан тыш, безнең районда да җиңүчеләргә премияләр каралган. Шулай ук без укучылар белән олимпиадаларда гына түгел, фәнни-гамәли конференцияләрдә дә катнашабыз, Казанга, Санкт-Петербургка, Мәскәүгә бардык”, — ди Альбина Муллахмәтова.

Фото:Гульфия Акулова

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: