Н. М. Сибирцев исемендәге Аксен агросәнәгать колледжы катнашлыгында төп чаралар 2022 елның гыйнварыннан башлап, 2027 елга кадәр дәвам итәчәк.
- Бу компетенция бик күп бәхәсләр һәм каршылыклар тудырды, әмма шулай да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән, шулай ук Аксен колледжының һәм Башкортстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә әлеге компетенция Милли чемпионатта оештырылды һәм тәкъдим ителде, - дип билгеләде колледж директоры Ришат Габделвәлиев.
Агымдагы елның августында Башкортстан «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалын үткәрү мәйданчыгы булды. Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча республика II урынны алды. Чемпионатны оештыру һәм уздыру өчен WorldSkills стандартлары нигезендә җиһазландырылган көллиятләр базасында йөздән артык заманча остаханә төзү өчен тапшырылган җиһазлар сатып алынган.
"Геном инженериясе" компетенциясе буенча шундый остаханәләрнең берсе республикада беренче мәртәбә оештырылган һәм Н. М. Сибирцев исемендәге Аксен агросәнәгать колледжына тапшырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru