+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 декабрь 2021, 11:25

Чыгарылыш сыйныф укучылары беренче сынауны үтте

Сораулары булган унберенчеләр өчен “кайнар линия” эшли.

Чыгарылыш сыйныф укучылары беренче сынауны үтте
Чыгарылыш сыйныф укучылары беренче сынауны үтте
Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, кичә, 1 декабрьдә, узган йомгаклау иншасын 650 меңгә якын унберенче сыйныф укучысы язган. Йомгаклау иншасын уңышлы язу чыгарылыш сыйныф укучыларына Дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү мөмкинлеге бирә.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле чыгарылыш сыйныф укучылары иншаны изложение белән алыштырырга хокуклы. Быел аны 11,9 мең кеше сайлаган. Моннан тыш, мәктәпне элегрәк тәмамлаган 113 кеше инша язган.

Республиканың 820 гомуми белем бирү оешмасында 11нче сыйныфны тәмамлаучылар йомгаклау изложениесен язуда катнашты. Башкортстанда барлыгы 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасы язды.

Йомгаклау иншасы (изложение) өчен “незачет” алган, яки җитди сәбәпләр аркасында төп срокта иҗади эшне яза алмаган укучылар өстәмә көннәрдә — 2022 елның 2 февралендә һәм 4 майда катнаша ала.

Йомгаклау иншасында катнашучыларга үзләре белән элемтә чаралары, фото-, аудио - һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалар һәм мәгълүматны саклау һәм тапшыруның башка чараларын алып керү тыела.
Йомгаклау иншасын тикшерү аны үткәрү датасыннан җиде календарь көннән дә соңга калмыйча тәмамлана.

Бу уңайдан Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “кайнар линия” ачты, аңа 8 (347) 218-03-81, 8 (347) 218-03-28 телефоннары аша чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары мөрәҗәгать итә һәм белгечләргә үз сорауларын бирә ала.

 
Фото: balticnews.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: