+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 декабрь 2021, 14:10

Илнең 6 мең мәктәбе бассейнлы булачак

Бу максатларга 5,5 миллиард сум акча бүленгән.

Илнең 6 мең мәктәбе бассейнлы булачак
Илнең 6 мең мәктәбе бассейнлы булачак

2024 ел ахырына кадәр Русиянең алты меңгә якын мәктәбен бассейннар белән тәэмин итәргә планлаштыралар. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

“Хәзер мәктәпләр төзү буенча зур программа гамәлгә ашырыла. Барлык мәктәпләрдә дә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак, бассейннар барлыкка киләчәк. 2019 елдан 2024 елга кадәр спорт инфраструктурасы белән 6 меңгә якын мәктәпне тәэмин итү планлаштырыла. Бу максатларга 5,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән”, — дип белдерә Сергей Кравцов. Аның сүзләрен Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте китерә.

Ул, 2024 елга кадәр һәр мәгариф оешмасында спорт клубы булырга тиеш, ди. Узган елда төзелә башлаган мәктәп спорт клублары реестрында әлегә 21 меңнән артык позиция бар. Министр, колледжларда да шундый ук клубларны булдыру турында уйларга кирәк, дип өсти.

Фото: activityedu.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: