

Укытучылар-практиклар һәм галимнәрнең иҗат коллективы берничә ел дәвамында «Башкортстан Республикасының рус теле өйрәтелгән гомуми белем бирү оешмаларында туган татар теле дәресләрен методик тәэмин итү» проекты өстендә эшли. Былтыр проект Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм халык телләрен саклауга, үстерүгә юнәлдерелгән Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар бәйгесендә җиңүче булды.
Дүртөйле районы укытучылары Руфина Фәрит кызы Галимҗанова һәм Эльза Риза кызы Мөхәммәтҗанова тырыш хезмәт, иҗади эзләнүләр һәм гамәли материалны җентекләп эшкәрткәннән, төзәтмәләр керткәннән соң, 7 нче сыйныф өчен татар теле буенча уку әсбабының автордашлары буларак чыгыш ясады.
Руфина Фәрит кызы үзенең педагогик эшчәнлеген 1990 елда Суккул урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган, 1993 елдан бүгенге көнгә кадәр Дүртөйле шәһәренең 1нче урта мәктәбендә эшли. Эльза Риза кызы - Мәскәү авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- Агымдагы елның җәендә Башкортстан Республикасының рус теле өйрәтелгән гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 нче һәм 5-9 нчы сыйныфлары өчен уку әсбаплары ташка басылды. Без автордашлар булган 7 нче сыйныф өчен басманың тиражы - 2680 данә тәшкил итте, - дип уртаклаша алар. - Яңа уку әсбабын башкалардан нәрсә аера, дигәндә, шуны билгеләү кирәк: китапта урындагы төбәк компоненты материалы исәпкә алынган, биремнәрдә Башкортстан турында текстлар, республика язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре кулланылган. Уку әсбабын төзүдә катнашу безгә хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу һәм укучылар өчен аңлаешлырак материаллар булдыру мөмкинлеге бирде.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән