Ил дәрәҗәсендә соңгы елларда ныклап урнашып алган вәзгыять йогынтысында, социологлар әйтүенчә, хәзер элеккечә бер урында озак еллар хезмәт салу хупланмый. Киресенчә, хезмәт баскычлары буенча тиз генә күтәрелеп үсү максатында эш урынын гына түгел, һөнәрне дә алыштыру киңәш ителә. Заманы шундый, һөнәрнең дә аңа ярашлысы кирәк. Иң мөһиме — карьера ясау өчен өлгер булу таләп ителә. Кемнәрдер әлеге “алым”ны уңышлы кулланып, максатына ирешә, әлбәттә. Ә менә Благовар районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәбит Ишмәтов төбәкнең белем бирү тармагында
40 елга якын дәвердә хезмәт салып, олы ихтирам яулады.
Хәер, педагог һөнәренә дә урау юллар белән килә ул. Зәбит Ишмәтов Таң авыл Советына караган Агарды авылында гади колхозчылар гаиләсендә туып-үсә. Әти-әнисе Рәис Муллагали улы һәм Зәлифә Әхмәт кызы хезмәт юлларын биредәге “Правда” хуҗалыгында үтә, ихтирамлы ветераннар күптән инде лаеклы ялда.
Мәкалә герое туган авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, урта белемне Таң мәктәбендә ала. Яшьтәшләренә ияреп дигәндәй, белемен күтәрү максатында документларын Йоматау авыл хуҗалыгы техникумына тапшыра да көндезге бүлеккә җиңел генә укырга кереп тә китә. Шулай туры килә: биредә белем алу шактый озакка сузыла, чөнки студент 1977 елда Совет Армиясенә чакырыла, хәрби хезмәтне тутыргач кына укуга әйләнеп кайта. Әмма 1981 елда бухгалтер-икътисадчы белгечлеге буенча диплом алып, туган авылына кайткан егет үзен җиде юл чатындагыдай тоя. Бер яктан, аңа белгечлеге буенча эш Учалы районының “Бәйрәмгол” совхозында тәкъдим ителә. Бу — әлеге хуҗалык тоташ республикада барлык яклап та алдынгы булып танылган чор. Нәкъ шушы үзенчәлекне күздә тотып, өлкән яшьтәге бәгъзе таныш-белешләре яшь белгечне Учалы тарафларына димли дә инде – “Бәйрәмгол”да эшләү сиңа зур мөмкинлекләр ачачак, диләр. Ни гаҗәп, күңеле генә кабул итми кызыктыргыч тәкъдимне. Әмма халәтен авыр йөк булып басып торган мәсьәлә бик җиңел генә хәл ителә дә куя. Элекке остазы, Агарды мәктәбе директоры Рамил Юнысов та яшь белгечкә үзенең тәкъдиме белән чыга: мәктәпкә физкультура, җыр, сызым укытучысы таләп ителә, синең кулдан килә бу, эшләп тор, аннары күз күрер, янәсе.
Язмыш кушуы шулдыр – ризалаша булачак педагог. Сүз дә юк, тәкъдимне кабул иткәндә үзенең һөнәри мөмкинлекләрен, әзерлеген дә барлый. Бу яктан караганда, борчылырга урын юк, чөнки балачактан спорт белән шөгыльләнә, мәктәптә укыганда ук район ярышларында катнашып килә. Музыкаль яктан да ярыйсы ук әзерлекле – хромка гармунда, баянда уйный, Агарды — Таң төбәгендә гармунчы данын күптән һәм лаеклы тота. Рәсем төшерүгә килгәндә, бу яктан да сынатмас... Менә шулай итеп, озайлы булачак хезмәт юлында беренче адым ясала.
Агарды мәктәбенең физик тәрбия, музыка һәм сызым укытучысы вазыйфасында сынау чорын уңышлы үткәннән соң, Зәбит Ишмәтовның мәгариф тармагында һөнәри эшчәнлеге башлануы рәсми рәвештә 1982 елның февралендә теркәлгән. Бүгенге чынбарлык күзлегеннән чыгып караганда, Зәбит Ишмәтовның гомер агышында хәлиткеч вакыйга була бу. Ни өчен дигәндә, мәктәп, гомумән, мәгариф тармагы, киң мәгънәдә, мәгърифәтчелек барлык тормышын биләп ала аның. 1988 елда инде ышанычны аклаган белгеч туган авылы мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
— Минем өчен, чын мәгънәсендә, көтелмәгән вакыйга булды бу, — дип хәтерли Зәбит Рәис улы. — Мәгариф бүлегенең ул чактагы җитәкчесе Сагман Локманов чакырып китерде дә, озак сөйләшеп тормастан, секретарьга приказ язарга кушты. Агарды сигезьеллык мәктәбе җитәкчесе вазыйфасына мине шулай тәгаенләделәр.
Аның унөч ел дәвамындагы эшчәнлек чоры Агарды мәктәбендә саллы гына уңай үзгәрешләр белән билгеләнә. Ә аларны яшь директор кадрлар мәсьәләсеннән башлый. Белүебезчә, 80нче еллар ахырында мәгариф өлкәсендә нәкъ менә яшь белгечләргә кытлык туган иде. Агарды мәктәбенә дә кагыла буыннар алмашы – өлкән яшьтәге укытучылар лаеклы ялга чыгу белән эшеннән дә китә, ә аларны алыштырырга яшьләр юк. Бу җитди мәсьәлә, үз чиратында, торакка килеп төртелә. Кадрлар җәлеп итим, дисәң, аларга уңайлы эш һәм тормыш шартлары тудыру фарыз. Табигый, директор торак төзүне көндәлек эшчәнлегендә төп юнәлеш итеп алып ялгышмый. Бәләкәй генә мәктәптә тәүге мәлдә укытучылар өчен өч фатир сафка баса. Моңа өстәп, мәктәп бинасы яңартыла, ашханә төзекләндерелә. Әйтергә кирәк, мондый күләмле үзгәрешләрдән соң Агарды мәктәбе район күләмендә дә танылып, алдынгы тәҗрибә мәктәбе дәрәҗәсенә күтәрелә.
— Ул елларда яшьлек дәрте белән эшләдек, — ди Зәбит Рәис улы. — Һөнәри яктан мәшәкатьләр зур, укучылар күп, һәр сыйныфта – 16шар бала. Уку ике сменада алып барыла, җәмәгать эшчәнлеге дә киң колач белән бара. Район, республика дәрәҗәсендәге чараларда актив катнашабыз, моның нәтиҗәсе дә бар – Агарды мәктәбен күрәләр, таныйлар. Бу җәһәттән шундый мисал китереп үтим: 1999 елда, мәсәлән, Русиянең “Матур мәктәп” конкурсында катнашып, җиңүчеләр сыйфатында мәктәбебез Сочига путевка белән бүләкләнде. Шуны да горурланып әйтә алам: сигезьеллык уку йорты статусындагы Агарды мәктәбендә республиканың бик күп күренекле шәхесләре, атап әйткәндә, ул чордагы мәгариф министры Фирдәвес Хисаметдинова эш сәфәре белән булып китте. Төпкелдәге авыл мәктәбендә педагоглар өчен уңайлы шартлар тудырылуына, мәктәпнең, чын мәгънәсендә, гөрләп торуына ихлас сокланды алар.
Директорның туган авылы мәктәбен-дәге эшчәнлегенең күркәм эзләре булып биредәге педагогия коллективының яхшы әзерлекле кадрлар белән тулылануы да тора. Әйткәндәй, Зәбит Рәис улы укытып чыгарган укучылар арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар да бихисап. Мәктәп җитәкчесе үзе дә белемен тулыландыру юнәлешендә максатлы эшләп, читтән торып Башкорт дәүләт университетының география факультетын тәмамлады.
2000 еллар башында мәктәп директоры, педагогик коллектив җитәкчесе Зәбит Ишмәтов район дәрәҗәсендә мәдәни чаралар оештыручы, талантлы баянчы һәм җырчы сыйфатында да танылырга өлгергән иде. Шуңа да аның 2001 елда район мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләнүе киң җәмәгатьчелектә зур канәгатьлек белән кабул ителде. Моңа, иң беренче чиратта, күпсанлы мәдәният хезмәткәрләре шатланды. Зәбит Рәис улының Благовар төбәгенең мәдәният тармагында лаеклы урын алуына ихлас куанучылар сафында бу юлларның авторы да бар. Ә аның эш стилендәге алымнар арасында күңелгә иң ятканы – халык арасыннан бөртекләп дигәндәй, сәләтле үзешчән сәнгать осталарын эзләү. Иң мөһиме — бу игелекле эшкә тоташ районның барлык мәдәният хезмәткәрләре җәлеп ителде.
— Авылларыбызда талант ияләре бихисап, — ди бу уңайдан Зәбит Рәис улы. — Тукаебыз әйткәнчә, халык — зур ул, көчле ул, моңлы ул. Чынлап та, әйләнә-тирәбездә төрле талантлар – җырчылар, гармунчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары күп бит, аларны табып, сәхнә түренә алып менәсе генә!
Әлеге максатка ирешү өчен үзешчән артистлар катнашлыгында конкурслар, фестивальләр үткәрү гадәткә керде, моны халык хуплап каршы алды. Районда үзешчән авыл сәнгате осталары сафларының күзгә күренеп тулылануын да билгеләргә кирәк, авыл мәдәният йортларында яңа иҗади коллективлар барлыкка килде. Район Мәдәният сарае каршында оештырылган “Энҗеләр” татар фольклор ансамбле 2003 елда Кушнаренко районында үткән төбәкара фестивальдә җиңү яулап, “Халык ансамбле” исемен алды. Республика дәрәҗәсендә оештырылган башка музыкаль чараларда да Благовар районы үзешчәннәре сынатмады, атап әйткәндә, “Башкортстан асылташлары” фестиваленең Гала-концертында зур уңыш казанды.
Благовар районының 86 еллык тарихында мәгариф бүлеге җитәкчеләре вазыйфасында 19 кеше эшләве теркәлгән. Зәбит Ишмәтов — алар сафында егерменче. Бер вазыйфада тулай хезмәт стажы буенча ул коллегаларының әлегә барысын да уздырган – җитәкче вазыйфасында армый-талмый 18 елга якын хезмәт итә.
Бу чорда төбәкнең белем бирү учреждениеләре челтәре матди-техник яктан зур үсешкә иреште. Сафка баскан яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, яңартылган хуҗалык биналары – моңа анык мисал. Мәгариф учреждениеләрен тулысы белән үзаллы җылытуга күчерү шулай ук зур казанышка тиң. Интернет челтәре һәм компьютерлаштыру һәр мәктәпкә үтеп керде.
Мәгариф өлкәсендә әһәмиятле вакыйгалардан 2007 елда Иске Күчәрбай урта мәктәбе ачылуын күрсәтик. 2015 елда район үзәге Языково авылында 110 урынлык балалар бакчасы файдалануга тапшырылу белән мәктәпкәчә белем бирү челтәрендә барлык проблемалар уңай хәл ителә башлады. Төп күрсәткечләрнең берсе – өлгерешнең уңай динамикасы да шуңа бәйле. 2021 ел йомгаклары буенча ул районда 99,9 процент тәшкил итте. Укучыларның һәм укытучыларның республика, Русия һәм Халыкара һөнәри конкурс һәм олимпиадаларда активрак катнашуы күзәтелә, әлеге чараларда җиңеп чыгучылар саны да арта. Бу уңайдан шуны да билгеләү мөһим: Благовар районы укучылары милли телләр, шул исәптән татар һәм башкорт телләре буенча төбәкара олимпиадаларда зур уңышларга ирешеп килә. Мәсәлән, “Тукай моңнары” конкурс-фестивалендә район вәкилләре, һәр елны уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулый. Зәйнәп Биишева иҗатына багышланган “Тере чәчәкләр” республика конкурсында чыгыш ясау исә район өчен Гран-при белән билгеләнде.
Зәбит Рәис улының төбәктә актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруын да билгеләү мөһим. Районда республика дәрәҗәсендә үткән чараларның күпчелеге нәкъ менә аның оештыру осталыгына бәйле. Моңа мисал рәвешендә спорт ориентирлашуы буенча республика җәйге бәйгесен, мәктәп китапханәчеләренең төбәкара киңәшмәсен, “Балачакның хәвефсез юллары” буенча КВН конкурсының ярымфиналы кебек ярышларны билгеләү дә җитә. Зәбит Ишмәтов Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Благовар бүлекчәсе җитәкчесе буларак та зур эшчәнлек алып бара. Мәгариф челтәренең тотрыклы үсешен тәэмин итүгә район мәктәпләренең республика Мәгарифне үстерү институты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының тәҗрибә мәйданчыклары булуы да зур өлеш кертә.
Махсус музыкаль белемгә ия булмаса да, Зәбит Ишмәтов Благовар төбәгенең иң танылган баянчысы да әле. Моны инде шул да раслый: соңгы чорда районда бер генә мәдәни-музыкаль чара да сәләтле җырчы-музыкант катнашлыгыннан башка үтми. Гармунда уйнарга ул сабый чагында ук өйрәнә, аннары инде кулына баян ала. Әйткәндәй, аның йортында уен коралларыннан хромка гармуны һәм баян иң түргә куелган. Бәлки, шуңадыр, эше көйле, тормышы җырлап, дигәндәй бара, алдагы хезмәт юлында яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын аңа.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.