

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Радий Хәбировның Бәшир Рәмиев хөрмәтенә аталган математика лицее булдыру башлангычын хуплады.
Уфада математика, информатика һәм физика өлкәсендә сәләтле укучыларны берләштерүче республика математика лицей-интернаты төзү планлаштырыла.
Башта анда укучыларны сайлап алу узачак, лицейда алтынчы-унберенче сыйныф укучылары белем алачак. Укуларны оештыруга иң яхшы педагогик составны җәлеп итү планлаштырыла.
Математика лицей-интернатында укыту һәм аның эшчәнлеге концепциясе эшләнгән. Проект эшләре актив бара, алар балалар һәм лицей-интернат хезмәткәрләре өчен заманча архитектура чишелешләрен һәм уңайлы шартларны күз алдында тота.