

Программа кысаларында балалар өчен илебезнең төрле шәһәрләренә мавыктыргыч һәм фәһемле сәяхәтләр оештыру күз уңында тотыла. “Балалар туризмы” буенча республикабыз укучылары беренчеләрдән булып герой-шәһәр Волгоградка барып кайтты да инде.
— Мин Бүздәкнең 2нче мәктәбендә алтынчы сыйныфта укыйм, — диде әлеге сәяхәттә булып кайткан Роксана Рамазанова. — Бу сәфәр күңелемдә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Герой-шәһәр Волгоградта өч көн яшәдек. Аның барлык истәлекле урыннарын диярлек йөреп чыктык. Яуда һәлак булган батырлар мәйданы, Мәңгелек ут, Геройлар аллеясы, Мамай курганы, “Хәтер” музее, “Сталинград сугышы” панорамасы – болар барысы да Бөек Ватан сугышында каһарманнарча башын салган солдатларыбызның якты истәлеген мәңгеләштерүче объектлар. Алар янында әйтерсең лә вакыт үзе туктый, җанны әйтеп аңлата алмаслык сагыш һәм илебез азатлыгын яулап һәлак булган батырларыбыз өчен горурлык тойгысы били.
Моннан тыш, безне Екатерина II заманында төзелгән борынгы архитектура музеена — “Иске Сарепта” тыюлыгына алып бардылар. Ул ХVIII-ХIХ гасырларда Русиянең фәнни, икътисади, мәдәни үзәкләренең берсе булган. Идел – Дон елгаларының су каналына сәфәр дә күңелдә якты хатирәләр калдырды.
Роксана сөйләвенчә, аларны Волгоградта оркестр, җыр-моң белән зурлап каршы алганнар. Башкортстан укучылары делегациясендә 50 укучы булган. Алар — республикабызның төрле районнарыннан җыелган фән олимпиадалары җиңүчеләре, укуда һәм спортта алдынгы 10-17 яшьлек балалар һәм үс-мерләр.
— Сәфәр вакытында яңа дуслар таптым, алар белән бүген дә телефон, скайп аша аралашып торабыз, — ди әңгәмәдәшем. — Волгоградтагы яшьтәшләребез, хушлашканда, безгә матур сувенирлар бүләк итте.
“Балалар туризмы” программасы арытаба да үстереләчәк. Киләсе елда аның кысаларында мәктәп укучылары өчен илебез башкаласы Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка мәдәни сәяхәтләр оештыру каралган.
— Минем фикеремчә, яшьтәшләремнең барысы да илебезнең данлы, шанлы тарих битләрен язган герой-шәһәрләрдә булырга тиеш, мондый сәфәрләр гомерлеккә хәтергә балачакның иң чагу вакыйгалары булып уелып кала, Туган илебез өчен кирәкле шәхесләр булып үсәргә этәргеч бирә, — ди Роксана.
Фото: Рамазановлар архивыннан