Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арткан очракта, кышкы мәктәп каникулларын озайту ихтималлыгы турында белдерде, - дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
"Әгәр дә без укучыларда авыру күпләп таралуын күрсәк - хәзер сезонлы грипп башлана - ул вакытта без, бәлки, ассызыклап әйтәм - бәлки, каникулларны тагын бер атнага озайта алырбыз. Әмма шуннан да күбрәк түгел. Көзге каникуллар вакытында шулай озайткан идек инде, бу бик уңай нәтиҗә бирде", - диде төбәк җитәкчесе.
Шулай ук республика Башлыгы, Башкортстанда Яңа елга яңа локдаун көтелми, дип ассызыклады. Радий Хәбиров сүзләренчә, хәзер төбәктә чикләүләрнең баланслы чарасы гамәлдә.
Фото: pronedra.ru