+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 декабрь 2021, 16:10

Прививкаң булмаса, мәктәптә укытмыйсың...

Педагогларны вакытлыча югары курс студентлары алыштырган.

Прививкаң булмаса, мәктәптә укытмыйсың...
Прививкаң булмаса, мәктәптә укытмыйсың...

Свердловск өлкәсендә коронавирустан прививка ясатырга теләмәгән 1 меңгә якын укытучыга дәресләр алып баруны тыйганнар. Хәзер аларны Урал дәүләт педагогия университеты студентлары алыштырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Урал дәүләт педагогия университетының 200дән артык югары курс студенты мәгариф хезмәткәрләрен мәҗбүри вакциналау белән бәйле чикләүләр вакытына Свердловск мәктәпләренә җибәрелде. Алар “Роспотребнадзор” таләбе нигезендә эштән вакытлыча читләштерелгән педагогларны алмаштырачак”, — дип хәбәр итәләр мәгълүмат сәясәте департаментында.

Барлык муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләренә педагогны эштән читләштерү аркасында проблемалар килеп чыккан очракта гамәлләр алгоритмын эшләргә кушылган.

Шулай ук, Свердловск өлкәсендә коронавирустан прививка ясатырга теләмәгән тагын 200 тирәсе педагогны "удаленка"га күчергәннәр.

 

Фото: phonoteka.org

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: