+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 декабрь 2021, 11:45

Башкорт теле атналыгына старт бирелде

14 декабрьдә билгеләнәчәк Башкорт теле көне уңаеннан атна дәвамында чаралар үтәчәк.

Башкорт теле атналыгына старт бирелде
Башкорт теле атналыгына старт бирелде
Бүген, 7 декабрьдә, башкорт теле атналыгы башланды. Башкорт теле көненә һәм М. Акмулланың 190 еллыгына багышланган чаралар атна дәвамында узачак. Алар “Ете аҙым” дип исемләнгән бердәм концепциягә тупланган.

Башкортстанда, төбәк Башлыгы указына ярашлы, 14 декабрьдә билгеләнәчәк Башкорт теле көне уңаеннан атна дәвамында чаралар үтәчәк. Бер үк вакытта алар башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулланың 190 еллыгына багышлана, ул да 14 декабрьгә туры килә.
Башкорт теле атналыгының һәр җиде көне тематик булачак. Алар тел үзенчәлекләрен ачуга, аның кыйммәтен, чисталыгын, туган телне өйрәнү зарурлыгына багышлана.

Башкорт теле атналыгының төп чаралары: “Без башкортлар” башкорт рок-башкаручылары катнашлыгында кичә, “М. Акмулланың якты юлы” әдәби кичәсе, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” форматында актив башкорт яшьләре өчен “Йомробаш” интеллектуаль уены, Башкортстанның милли инновацион мәктәпләре директорлары форумы, “Тел ярдәмендә...” старт-сессиясе; Гафури районында Җәлил Киекбаев бюстын ачу; "Дан юллар үткән узаманнар” "түгәрәк өстәле"; Башкортстан Башлыгы грантына башкорт телендә “Кубоклар лигасы” КВН финалы; башкорт телендә “Әсәм теле - сәсән теле” шигърият конкурсы; М. Акмулланың тууына 190 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты.

Миякә районында М. Акмулла исемендеге премияне тапшыру булачак.
Башкорт теле көнендә — 14 декабрьдә, республикада М. Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу, башкорт мәгърифәтчесе стипендиатларына дипломнар тапшыру, укучылар өчен башкорт теле буенча бердәм онлайн-дәрес, башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” халыкара конкурсы, “Башкорт теле – яңа ҡараш” башкорт телен популярлаштыру һәм үстерү буенча башкорт проектларын тәкъдир итү, “Ритайым” яшьләр чарасы, республиканың барлык муниципалитетларында башкорт теле кичәләре үтәчәк.
Белем бирү оешмаларында башкорт телендә Мәктәп радио һәм телевидение көннәре, “Akmulla world challenge” М. Акмулланың туган һәм чит телләрдә шигырьләрен уку видеомарафоны, кыска метражлы башкорт фильмнары сериясен карау, “Бикбай укулары” төбәкара әдәби-иҗат конкурсы, “Дустыңа башкорт теле турында сөйлә” видеороликлар бәйгесе, “Без бергә” мәктәп онлайн-кичәләре узачак.

 
 
Фото: Бүздәк районының Сабай мәктәбе сайтыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: