-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 декабрь 2021, 16:40

Бу тема күптәннән борчый...

“Инцидент-менеджмент” системасы топ-темаларына мәгариф белән бәйле проблемалар килеп керде.

Бу тема күптәннән борчый...
Бу тема күптәннән борчый...
Бу республика Башлыгы Радий Хәбиров посты белән бәйле, анда ул мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлау һәм төзү планнары турында сөйләде. Бу тема күптәннән борчый. Мәгариф мәсьәләре буенча халык 244 комментарий калдырган.

Гомумән алганда, агымдагы елның 29 ноябреннән 5 декабренә кадәр мөрәҗәгатьләр, узган атнага караганда (5089), шактый азрак — 3 053 булды.
Вакциналау темасы беренче урында (1521 хәбәр), торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча икенче урында тора (262 хәбәр). 223 хәбәр пособиеләр һәм социаль хезмәт күрсәтүгә кагылышлы булды. Төзекләндерү темасы бишлекне йомгаклый (205 хәбәр).

Әйтергә кирәк, узган елның шул ук чорында системалар ике тапкыр кимрәк — 1207 мөрәҗәгать алган. Мөгаен, бу кешеләрнең социаль челтәрләрне үз проблемаларын хәл итү өчен корал буларак куллана башлавы турында сөйлидер.

Статистика төрле була. Кайчагында саннар артык күбәеп китә — бу шатландыра да, димәк, кешеләр безгә ышаналар, һәм шул ук вакытта бу инде мониторингның төнгә кадәр кизү торуын аңлата. Ә кайчагында тыныч һәм гадәти эш темпында бара.

Фото: ufa.rbc.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: