Башкортстанда грипп һәм ОРВИ белән 55 меңнән артык укучы авырый, 16 мәктәп карантинда.
Башкортстанда ОРВИ һәм грипп буенча катлаулы хәл күзәтелә, әлеге чорда 55 847 укучы авырый. 16 мәктәп һәм 900 аерым сыйныф карантинда.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин оперштаб утырышында республиканың мәгариф учреждениеләрендә 258 укучыда һәм 65 укытучыда COVID-19 диагнозы ачыклануы турында сөйләде. Алар барысы да тиешле дәвалану уза. Шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Роспотребнадзор” белгечләре белән берлектә, 31 декабрьдән 16 гыйнварга кадәр дәвамлы Яңа ел каникуллары ОРВИ белән авыручылар санын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерә.
Мәгариф учреждениеләрендә Яңа ел чаралары үткәрү планнары турында сөйләгәндә, Айбулат Хаҗин балалар бакчаларында бәйрәм иртәләре аерым төркемнәрдә генә узачагын искәртте. Ата-аналар вакциналау турында тиешле QR-код күрсәткәндә яки коронавирус белән авырганлыкка белешмәсе булганда гына катнаша ала.
Мәктәпләрдә Яңа ел чыршылары аерым сыйныфлар өчен оештырыла. Мәктәп күләмендә бәйрәмнәр үткәрелмәячәк.
24 декабрьдә муниципалитетларда ачык һавада мәктәп укучылары өчен Яңа ел чаралары узачак, аларда уку отличниклары, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр Башкортстан Башлыгы исеменнән бүләкләр алачак.
Балалар өчен Яңа ел тамашалары, шулай ук, театрларда һәм мәдәният йортларында, тиешле санитар чараларны үтәп, узачак. Шул ук вакытта мәдәният учреждениеләре фойесында чыршы янында традицион бәйрәмнәр булмаячак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау системасының киләсе Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлеген тәэмин итәргә, кирәкле дарулар һәм кирәк-ярак запасы булдырырга кушты.
Фото: kurieronline.ru