+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 декабрь 2021, 11:00

Мәктәпләрне агачтан төзи башлаячаклар...

Шулай ук балалар бакчаларын да.

Мәктәпләрне агачтан төзи башлаячаклар...
Мәктәпләрне агачтан төзи башлаячаклар...
Русиядә төзелеш вакытны кыскарту һәм объектның үзкыйммәтен 15 процентка киметү өчен мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре һәм башка социаль-мәдәни объектларны агач конструкцияләрдән файдаланып төзергә планлаштыралар. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Вице-премьер Виктория Абрамченко тиешле йөкләмәне Төзелеш һәм Авыл хуҗалыгы министрлыкларына җибәргән. Төзелеш министрлыгында билгеләп үткәнчә, агачтан күпкатлы корылмалар төзүдә хәвефсезлек мәсьәләләре алдан ук җайга салынган.

“Дом.рф” башлыгы урынбасары Антон Финогенов сүзләренә караганда, күп кенә характеристикалары буенча агач корылмалар башка материаллардан калышмый һәм хәтта бетон объектларыннан узып та китә, шулай ук экологик яктан уңайлы мохит булдыруга ярдәм итә.

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: