+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 декабрь 2021, 11:35

Мәктәпләрдә грипп тарала

Республиканың 18 мәктәбе карантинга ябылган да инде.

Мәктәпләрдә грипп таралаМәктәпләрдә грипп тарала
Мәктәпләрдә грипп тарала
77 мәктәптә өлешчә карантин – 904 сыйныфта ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны күп булу сәбәпле, карантин кертелгән.

Бу хакта бүген республика Хөкүмәтендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

Ведомство җитәкчесе коронавирус очракларының кимүен билгеләп үтте, ләкин ОРВИ һәм грипп буенча 7 яшьтән 14 яшькә кадәр төркемнәрдә авырулар санының артуы күзәтелә.

Ведомство җитәкчесе, шулай ук, хезмәткәрләр һәм пенсионерлар арасында коронавирус йоктыруның ике тапкыр артуы турында белдерде.

 
 
Фото: prizyv.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас