+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 декабрь 2021, 09:30

Укытучыларның хезмәте югары бәяләнде

Башкортстанда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Укытучыларның хезмәте югары бәяләндеУкытучыларның хезмәте югары бәяләнде
Укытучыларның хезмәте югары бәяләнде

10 декабрьдә Мәгарифне үстерү институтында мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Чарада мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, аның беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин, республиканың педагогик хезмәткәрләре катнашты.


— Без озак еллар эшләүче һәм мәгариф системасының горурлыгы булган педагогларны билгеләп үтүебезгә шатбыз. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез республикабызның киләчәген билгели. Әлеге заманда укытучыларның эше мәктәптә фәннәр укытуга гына кайтып калмый. Бүген педагог бала өчен универсаль остазга әверелә: укытучы белем генә биреп калмыйча, талантларны да үстерә, тәрбия бирә, төрле яңа вариантлардан һөнәр сайларга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин.


Республика үсешенә өлеш керткәннәре өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы указы белән 16 педагог бүләкләнде. Аларның икесенә — Мактау грамотасы, 14 укытучыга мактаулы исемнәр бирелде. Республика Башлыгының Рәхмәт хаты белән “Системадан кешегә” милли социаль башлангычны тормышка ашыру буенча пилот проектында актив һәм уңышлы катнашкан өчен мәгариф өлкәсенең 3 хезмәткәре бүләкләнде.


Бүләкләнүчеләр арасында Кырмыскалы, Зилаер, Яңавыл, Бүздәк, Уфа, Бөре, Дәүләкән районнарының, Нефтекама, Салават, Октябрьский, Сибай һәм Благовещен шәһәрләренең, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы, шулай ук югары уку йортлары, һөнәри белем бирү оешмалары хезмәткәрләре бар иде.


Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре бүләкләнүчеләрнең хезмәтен һәм казанышларын тануның иң югары билгесе булып тора.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас