+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 декабрь 2021, 11:10

Бишбүләкнең яңа мәктәбендә стоматология кабинеты булачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бишбүләк районына эш сәфәре барышында 3нче мәктәпнең 320 урынга исәпләнгән яңа корпусында булды.

Бишбүләкнең яңа мәктәбендә стоматология кабинеты булачакБишбүләкнең яңа мәктәбендә стоматология кабинеты булачак
Бишбүләкнең яңа мәктәбендә стоматология кабинеты булачак
231,7 миллион сумлык объект 2019 елда төзелә башлаган. Декабрь башында бинада төзелеш-монтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән һәм җиһазлар урнаштыруга керешкәннәр.

Радий Хәбиров уку сыйныфларын, технология, информатика, милли телләрне өйрәнү кабинетларын, актлар һәм спорт залларын, медицина блогын һәм 160 урынлык ашханәне карап чыкты. Билгеле булуынча, республика лаборатор техника, азык-төлек блогы җиһазлары, уку һәм хуҗалык инвентаре сатып алу өчен 19,2 миллион сум акча бүлеп биргән.

Мәктәп директоры Изольда Родичкина сөйләвенчә, белем бирү процессы өчен педагогик состав тупланган. Учреждение 2022 елда — өченче уку чирегеннән эшли башлаячак. Беренче этапта сыйныфларга 188 бала җыйганнар, ә 2022 елның сентябреннән мәктәпкә 320 кеше барачак, бу исә Бишбүләк районында икенче смена проблемасын тулысынча хәл итәчәк.

Республика җитәкчесе башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде, төбәктә зур заманча мәктәпләр төзү нәкъ менә яңа бистәдә социаль инфраструктура булдыру һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру өчен урнаштырыла, дип билгеләп үтте.

Радий Хәбиров шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгына “Мәгарифтә күтәрелеш!” белем бирү проекты кысаларында мәктәптә стоматология кабинеты булдыру буенча тәкъдим кертергә кушты.

"Сыйфатлы стоматология ярдәме күрсәтү мәсьәләсе авылда һәм кече яшьтән үк бик актуаль. Шуңа күрә без мәктәпләрдә заманча кабинетлар булдыру буенча комплекслы программаны гамәлгә ашырабыз. Әгәр район мөстәкыйль рәвештә балалар теш табибын таба алмаса, без сезгә белгеч эзләгәндә ярдәм итәчәкбез", — диде Башкортстан Башлыгы.

 
 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас