

Башкортстан халыкларының туган телләрен өйрәнү белән бәйле уку һәм фәнни эшләрендә югары нәтиҗәләр өчен Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендиатларга дипломнарны Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин тапшырды һәм, студентларны котлап, аларга алдагы көннәрдә дә тырышып укырга, барган юлларыннан тайпылмаска һәм уңышлар теләде.
Быел 12 студент бу югары бүләккә лаек дип табылды.
Бу мәртәбәле стипендия республикабызда 2006 елда бөек шагыйрь, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың тууына 175 ел тулу уңаеннан булдырылган иде.
Фото: Зөһрә Исламова.