14-16 декабрьдә Уфада Милли педагогик форум уза. Ул фәнни, фәнни-белем бирү һәм агарту чаралары циклын үз эченә ала, аның максаты — милли мәгариф системалары белән тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, мәгарифне һәм заманча җәмгыятьне системалы трансформацияләү шартларында педагогик белем бирүне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча фикер алышу.
Форумны оештыручылар — Русия Мәгариф министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты. Форум Русиядә Фән һәм технологияләр елына һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың тууына 190 ел тулуга багышланган.
Кичә “Nesterov Plaza” кунакханәсендә форумның ачылу тантанасы һәм пленар утырышы узды. Катнашучыларны М. Акмулла исемендәге БДПУның ректоры Салават Сәгыйтов сәламләде.
– Безнең форум бик күп кызыклы һәм төрле конференцияләрне үз эченә ала. Форум чаралары төрле илләрдән килгән төрле фәнни юнәлешләр вәкилләрен бер мәйданчыкта җыйды. Минемчә, онлайн-формат безнең мәйданчыкларга кызыксынган катнашучылар һәм тыңлаучыларны күбрәк җыярга мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләп үтте Салават Тәлгать улы.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин мондый фәнни чараларның төбәк мәгариф системасын үстерү өчен мөһимлеген ассызыклады.
— Традициягә әйләнгән бу конференцияләр Башкортстанның һәм илебезнең башка төбәкләренең бөтен педагогик җәмәгатьчелеген берләштерә. Бөек мәгърифәтче Акмулланың туган көнендә без мәгарифне үстерү турында сөйләшәбез. Мәгариф системасы җитди үзгәрә, педагогик алымнар үзгәрә. Монда да зур методик эш алып барырга кирәк, төбәктә мәгарифне үстерү өчен күп эш башкаручы Башкорт педагогия университеты да анда актив катнашыр дип өметләнәбез, — диде министр.
Форумда педагогик белем бирү өлкәсендәге белгечләр, мәгариф һәм җәмгыятьне трансформацияләү һәм үстерү проблемаларын тикшерүчеләр, шулай ук Русия төбәкләреннән һәм Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кытай, Төркия, Иран һәм башка илләрдән мультимәдәният һәм полилингвизм шартларында гуманитар белем бирү мәсьәләләрен тикшерүче галимнәр катнаша.
Конференция кысаларында секцияләр утырышлары 15-16 декабрьдә дәвам итәчәк.
Фото: bashinform.ru