Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында төбәк мәктәпләрендә Яңа ел каникуллары 31 декабрьдә башланачак һәм 16 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип билгеләде. Ягъни беренче уку көне дүшәмбе — 17 гыйнварда булачак.
“Республиканың белем бирү учреждениеләрендә ОРВИ һәм грипп буенча катлаулы хәл килеп чыкты, 62 339 укучы һәм 1 083 педагог авырды.
“Роспотребнадзор”да белдерүләренчә, Яңа ел каникуллары ОРВИ белән авыручылар санын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ведомство башлыгы.
Русиянең күпчелек төбәкләрендә Яңа ел каникуллары иртәрәк — 27 декабрьдә башлана. Алар 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Элегрәк төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, COVID-19 таралу сәбәпле, республика мәктәпләрендә каникулларны бер атнага озайтулары ихтимал булын белдергән иде.
Фото: lenoblast.bezformata.com