+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 декабрь 2021, 09:30

Мәктәпләрдә буллинг каян барлыкка килә?

Путин бу мәсьәләгә карата фикерен белдерде.

Мәктәпләрдә буллинг каян барлыкка килә?Мәктәпләрдә буллинг каян барлыкка килә?
Мәктәпләрдә буллинг каян барлыкка килә?
Русия Президенты Владимир Путин фикеренчә, мәктәпләрдә буллинг Көнбатыш социаль челтәрләре йогынтысында килеп чыккан тәртип нормалары аркасында барлыкка килә. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“Менә бу буллинг, сез әйткәнчә, безнең социумга ниндидер Көнбатыш мәдәнияте үтеп керүе, хәер, моның мәдәнияткә бернинди кагылышы да юк, бу — бик еш кына социаль челтәрләр аша “тагылган” үз-үзеңне тоту ысуллары, үз-үзеңне тоту манералары," — дип белдерде дәүләт башлыгы.

Путин сүзләренчә, Көнбатыш илләре парламентларында бу халыкара платформаларның үсеп килүче буында аң формалаштыруга һәм тәрбияләүгә йогынтысы мәсьәләләре турында актив фикер алышалар.

“Безгә дә моның белән шөгыльләнергә һәм моңа игътибар белән карарга комачауламас иде”, — дип билгеләп үтте ул.

 
 
Фото: kremlin.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас