Республика белән идарә итү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, анда сыйныф җитәкчеләренең беренче Бөтенрусия форумында катнашучылар, "Башкортстанның ел укытучысы" конкурсы лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашачак.
“Түгәрәк өстәл”дә мәгариф өлкәсенә кагылышлы бүгенге көн мәсьәләләре турында ачыктан-ачык сөйләшү булачак. Сыйныф җитәкчеләре хәзерге буын турында нәрсә уйлый? Бүген очрашырга туры килгән проблемаларны алар ничек хәл итә?
Әгәр сезне дә бу тема кызыксындыра икән, иртәгә, 17 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Республика белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрләрдәге битләрендә туры эфирда карагыз.
Фото: mgazeta.com