Шушы көннәрдә “Башкорт теленә җиде адым” марафоны кысаларында республиканың Мәгарифне үстерү институтында “Педагогик осталык мәктәбе” II Республика конкурсының йомгаклау тантанасы үтте.
Әйтергә кирәк, бу конкурс ел дәвамында барды. Ул гади генә бәйге түгел, ә аралашу, фикер алышу, тәжрибә уртаклашу мәйданчыгына әйләнде. Конкурска республикабызның төрле район-шәһәрләреннән җитмештән артык методик кулланмалар кабул ителде. Аларның иң уңышлылары жюри алдында презентацияләнде, методик җыентыкта дөнья күрде. Җиңүче укытучылар тарафыннан оештырылган осталык дәресләрендә 200дән артык укытучы үз белемен камилләштерде, осталыгын арттырды.
Бүләкләү тантанасында мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева, министрлыкның Милли мәгариф идарәсе начальнигы Азат Батыршин, Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Җиһангиров катнаштылар.
Конкурсантлар 6 номинация буенча билгеләнде: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган телдә укытуда иң яхшы педагогик тәҗрибә”, “Мәктәптә туган телне укытуда иң яхшы методика һәм педагогик тәҗрибә”, “Һөнәри белем бирү оешмаларында туган телне укытуда иң яхшы методика һәм педагогик тәҗрибә”, “Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнүдә иң яхшы методика һәм педагогик тәҗрибә”, “Туган телләрдә үткәрелгән дәрестән тыш чаралар буенча иң яхшы педагогик тәҗрибә”, “Туган телне укытуда санлы белем бирү ресурсларын куллану буенча иң яхшы педагогик тәҗрибә”.
Педагогларның алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклашу бәйгесендә һәр номинациянең призерларын һәм җиңүчеләрен ачыкладылар. Шунысы сөенечле: мәртәбәле конкурста Уфаның 65нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ләйсән Насыйрова һәм Асия Сәләхетдинова да матур нәтиҗәләр күрсәтте. Алар “Туган телләрдә үткәрелгән дәрестән тыш чаралар буенча иң яхшы педагогик тәҗрибә” номинациясендә җиңүче булды.
Билгеле булуынча, Әнфисә Галимҗанова җитәкчелегендәге гимназия сәләтле, тирән белемле, чәмләнеп эшләүче туган тел укытучылары белән республикада дан тота. Белем учагында шәһәр мохитендә үскән балаларга ана телен, гореф-гадәтләрен, халкыбыз тарихын өйрәтүгә зур көч салучы дүрт педагогның да “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы җиңүчеләре һәм финалистлары булуы да шуңа ачык дәлил. Алар төбәктә генә түгел, Казанда, Бөтенрусия күләмендә үткән бәйгеләрдә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Ләйсән Өлфәт кызы, республикада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, 2010 елда ук танылган иде. Ул, республика конкурсында катнашкан 31 укытучы арасында җиңү яулап, “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Нәкъ бер елдан мөгаллимә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрусия осталык дәресе бәйгесе призеры булуга иреште.
Асия Сәләхетдин кызы да – 25 елдан артык хезмәт стажына ия тәҗрибәле педагог, мәгариф отличнигы. Гимназиядәге барлык чараларны югары дәрәҗәдә оештыручы сәләтле мөгаллимә дә ул. Әйткәндәй, белем учагына чираттагы җиңүне китергән укытучыларның икесенең дә директор урынбасарлары булуы да күп нәрсә турында сөйли.
– Заман укучысына белем бирү өчен укытучы тирән гыйлемле, зыялы булырга, заман белән бергә атларга, һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Без укучыларны кызыксындыру, аларның сәләтләрен ачу максатыннан укыту-тәрбия эшендә заманча методик, мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдаланабыз, төрле әдәби кичәләр, викториналар, театр кунакханәләре, татар халкының йола бәйрәмнәрен үткәрәбез. Проектыбызның республика күләмендә иң яхшылар исәбенә керүе – коллек-тивның еллар дәвамындагы тәҗрибәсенә, хезмәтенә югары бәя дип саныйм, – ди Ләйсән Өлфәт кызы.
Гимназиянең абруйлы педагогларын бу уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телибез!