

Президент сүзләренә караганда, соңгы вакытта уку йортларында йөздән артык җитди җинаятьләр очрагына юл куелмаган. Аларны хокук сакчылары тукталып кала алган.
- Интернетта булган барлык хәлләр кеше яшәешенең гомум кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Мораль һәм юридик кагыйдәләргә туры килергә тиеш. Монда бер нәрсәне үтәргә — алтын урталыкны табарга кирәк. Шул ук Интернетта мәгълүмат тарату иреген туктатырга кирәкми, әмма шул ук вакытта җәмгыятьне тискәре күренешләрдән сакларга кирәк, — диде Владимир Путин.
Шулай ук Президент сүзләренә караганда, барлык социаль челтәрләр илдә булган законнарны үтәргә тиеш.
Фото: "Риа Новости" сайтыннан.