“Безнең педагоглар туган телләр, шул исәптән урыс теле укытучыларының Бөтенрусия осталык дәресендә иң яхшысы булды. Бәйгедә илнең 42 төбәгеннән укытучылар катнашты, бездән 4 педагог булды һәм алар барысы да аерылып торды.
Беренче урынны ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнилә Фәтхетдинова яулады.
Шулай ук, Ишембай шәһәренең 14нче мәктәбеннән башкорт теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Әюпова беренче урынны алды.
Икенче урын дипломы белән Тансулпан Сафетдинова бүләкләнде. Ул Уфа районының Дорогино авылында Советлар Союзы Герое Александр Пикунов исемендәге мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Конкурста өченче урынны Дәүләкән районы 5нче гимназиясенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Кабанина алды.
Укытучыларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйм, киләчәктә дә иҗади уңышлар телим һәм алар укыткан балалар өчен шатланам”, — дип язды республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
Фото республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.