+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 декабрь 2021, 12:50

Радий Хәбиров: “Балалар сәламәтлеге — тормышыбызда иң мөһиме”

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың махсус балалар йортында булды.

Радий Хәбиров: “Балалар сәламәтлеге — тормышыбызда иң мөһиме”Радий Хәбиров: “Балалар сәламәтлеге — тормышыбызда иң мөһиме”
Радий Хәбиров: “Балалар сәламәтлеге — тормышыбызда иң мөһиме”

Бу — ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм яки авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен дәвалау-сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү-тәрбия учреждениесе.


Балалар йортының баш табибы Рида Кадикова сөйләвенчә, әле биредә дүрт яшькә кадәрге 99 бала бар, аларның 13е тиздән гаиләгә китәчәк.
— Барыннан да элек безгә килгән балаларны тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү белән шөгыльләнәбез. Аннары тәрбия эшенә һәм социальләштерүгә күчәбез. Кайсыларын туган гаиләсенә кайтарырга әзерлибез. Башкалар өчен опека органнары белән бергә яңа гаиләләр табабыз, — ди Рида Кадикова. - Аерым очракларда балалар соңыннан балалар йортларына һәм мәктәп-интернатларга күчерелә. Әмма төп максатыбыз — балаларны гаиләгә тапшыру.
Радий Хәбиров тернәкләндерү блогын, балаларның яшәү һәм социаль адаптациясе бүлмәләрен карады.


Балалар йортының баш табибы сүзләренә караганда, комплекслы медицина реабилитациясе медикаментоз дәвалауны, физиотерапевтик процедураларны, су белән дәвалауны, галокамераны, медицина массажын һәм дәвалау физкультурасын, кислород коктейльләрен, иппотерапия белән дәвалануны үз эченә ала. Сабыйларның сәламәтлеген квалификацияле медицина белгечләре күзәтә.


Учреждение эшендә коррекция-педагогик эш тә мөһим урын алып тора. Моның өчен балалар йортында Лекотекалар бүлмәсе булдырылган. Махсус җиһазлар һәм ярдәмче чаралар ярдәмендә ул үзенчәлекле балаларны уен ярдәмендә укыту һәм аралашу өчен уенга җәлеп итәргә ярдәм итә.
Нерв системасының функциональ тайпылышлары булган балалар белән педагог-психолог интерактив идән һәм өстәл, ком терапиясе кулланып сенсор бүлмәсендә эшли.


Балалар йортының баш табибы билгеләп үткәнчә, перинаталь патологияле балаларны иртә реабилитацияләүне уңышлы үткәрү өчен учреждениегә мускулларны йомшарту өчен махсус дәвалау караваты кирәк. Радий Хәбиров бу мәсьәләне кыска вакыт эчендә хәл итәргә кушты.


Логопед кабинетында элек Израильнең “Хорев” медицина үзәгендә дәваланган тәрбияләнүчеләрнең берсе белән дәресләр уза иде.


— Табиб Роман Баракның бу клиникасы белән безнең килешү бар. Безнең медицинаның мөмкинлекләре җитмәсә, без балаларны Израильгә дәвалауга һәм реабилитациягә җибәрәбез, - диде Радий Хәбиров. - Бу практиканы алга таба да дәвам итәчәкбез. Балалар сәламәтлеге — безнең тормышыбызда иң мөһиме.

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас