+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 декабрь 2021, 12:35

Штәнде укучылары “Үсеш ноктасы”на таяна

Яңа уку елыннан Балтач районының Штәнде урта мәктәбендә ”Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге эшли башлаган.

Штәнде укучылары “Үсеш ноктасы”на таяна
Штәнде укучылары “Үсеш ноктасы”на таяна
Яңа уку елыннан Балтач районының Штәнде урта мәктәбендә янә бер шатлыклы вакыйга булган – ”Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге эшли башлаган. Физика, биология һәм химия кабинетлары методик тәкъдимнәр нигезендә җиһазлан¬дырылган, санлы лабораторияләр һәм күпфункцияле җиһазлар кайтартылган.

– Бу искиткеч шәп проект авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларны яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгара. Әлеге үзәк аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү, тикшеренү эшләре алып бару, кызыксынулары буенча төрле түгә¬рәкләргә йөреп, сәләтләрен үстерү мөмкинлеге бирә. Безнең укучылар шахмат, робот техникасы, биология һәм химия буенча “Лаборатория Z+”, физикадан “Решение нестандартных задач” түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнә, – ди мәктәпнең “Үсеш ноктасы” үзәге җитәкчесе Лилия Әсрарова.

“Робот техникасы” түгәрәген алып баручы педагог Альфред Фазылов билгеләвенчә, яңа уку елыннан балалар ачышлар һәм робот техникасы дөньясына чумган.

– Укучылар кечкенә өлешләрдән роботлар җыя, аларны төрле программалар ярдәмендә хәрәкәткә китерә. Бу түгәрәктә бигрәк тә 4-7нче сыйныф малайлары зур кызыксыну белән шөгыльләнә. Өлкәнрәк сыйныф укучыларын робот-манипулятор кызыксындыра, – ди Альфред Зәнфил улы.
Кыскасы, яңа мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү өчен иң яхшы, заманча шартлар булдырылган.

 
Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в