

22 декабрьдә Салават районының Торналы авылында яңа буын модельле китапханәсен ачу тантанасы узды. Авыл китапханәсе Президент Владимир Путинның “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында, конкурс нигезендә модельле муниципаль китапханәләр төзүгә сайлап алуда җиңүчеләр исемлегенә кергән иде.
Гомумдәүләт проекты кысаларында бинага капиталь ремонт үткәргәннән соң, китапханәнең тышкы һәм эчке киңлеге үзгәрде. Заманча җиһазлар, яңа компьютер, мультимедиа, тавыш җайланмалары урнаштырылды.
“Китапханәгә һәр килүче үз зәвыгына туры килерлек китап таба һәм вакытын файдалы үткәрә ала. Биредә фильм карарга, иҗат белән шөгыльләнергә яки чарага килергә мөмкин. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен компьютер һәм тифлофлешплеерлы эш почмагы булдырылды, китап фонды рельеф-график китаплар белән тулыландырылды”, - ди Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ю. М. Вахитова.
"Мәдәни мохит" төбәк проекты ярдәмендә авыл китапханәсе сыйфатлы - яңа үсеш дәрәҗәсен алып, халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итә.
Фото: srk.nationalpriority.ru