Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 декабрь 2021, 21:59

Мәләвез колледжы яңа җиһазлар алды

Ул өч төрле юнәлеш буенча кадрлар әзерләячәк.

Мәләвез колледжы яңа җиһазлар алды

Мәләвез индустриаль колледжында «Ипи пешерү», «Мода технологиясе», «Хезмәтне саклау» компетенцияләре буенча остаханәләр ачылды. Алар Worldskills стандартлары буенча җиһазландырылган һәм Башкортстан башкаласында узган «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) - 2021» IX Милли чемпионатының финалының мирасы булып тора.

Остаханәләрне ачу тантанасында Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов, коддедж директоры Зөфәр Гыймалетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар - шәһәрнең эшкәртү предприятиеләре вәкилләре, шәхси эшкуарлар катнашты.

- Инновацион, технологик һәм икътисади үсеш белгечләргә ихтыяҗ арту белән тыгыз бәйләнгән. Димәк, безнең колледжларда мондый кадрлар әзерләү шартлары камилләштерелә. Һәр кеше талантлы, һәм безнең бурыч - әлеге талантны ачу өчен мөмкинлекләр тудыру. Безнең республикага югары профильле белгечләр кирәк. Моның өчен без алга таба потенциаль эш бирүче белән тыгыз элемтәдә тору өчен барлык шартларны һәм мөмкинлекләрне тудырабыз, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

- Эшкәртү һәм җиңел сәнәгать тармаклары Мәләвездә яшь һәм энергияле белгечләргә мохтаҗ, - дип билгеләде район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов. - Шәһәр һәм район традицияләре дистә еллар буе авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм аларның продукциясен эшкәртүчеләр бердәм элемтәдә эшләгән икътисадыбызга ныклы нигез салды. Шәһәрдә бик күп икмәк пешерүчеләр, ашханәләр, кафе һәм рестораннар бар, үзләренең пекарьлары белән дан тоткан «Клён» ярма компаниясе, «Пивзавод» җәмгыяте кебек эре предприятиеләр эшли. Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә тегү производствосы үсеш алган. Алар - федераль дәрәҗәгә эшләүче һәм бияләйләр җитештерүче «Ликом» предприятиесе, йомшак уенчыклар тегүче «Эколайн» җәмгыяте, күп шәхси ательелар. Ышанам, колледжтагы әлеге остаханәләр кадрларны һөнәри әзерләү системасын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк һәм гамәлдәге кадрларның квалификациясен күтәрү урыны булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова