Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 гыйнвар , 11:53

Оештыру сәләтенә бай, тынгысыз җан!

Менә инде ике дистә елдан артык Илүзә Зыятдинова балаларда укуга мәхәббәт тәрбияли.

Оештыру сәләтенә бай, тынгысыз җан!

Тапкырлык, зирәклек, матурлык, самими күңел, бала җанлылык, мөлаемлек, тырышлык, осталык - барлык бу сыйфатлар да бер кешегә хас. Минем беренче укытучым Илүзә Зыятдинова турында сөйли башласаң, аның педагогик сәләтен сурәтләп бетерергә галәмдә дә сүзләр җитмәс.

Канаты астына алып, балаларны язарга, укырга гына түгел, тормыш дәресләренә дә төшендерүче кеше ул. Бәйрәм булсынмы, бәйге, чарада катнашырга кирәкме, экскурсияләргә алып чыгаргамы яисә осталык дәресләре күрсәтергәме – боларның барысын эшләргә Илүзә Салават кызы балаларда кызыксыну уята белә. Кечкенә йөрәкләрдә, текәлеп торган күзләрдә очкын уятучы ул! “Һәрбер бала - аерым шәхес”, ди мөгаллимә. Һәм һәр укучыны шулай кабул итә дә. Итәгенә ябышып торган кечкенә сабыйларны чатнатып шигырь сөйләргә, өздереп биергә, сайратып җырларга да ул өйрәтә. Бала сәләтләрен ачуга ниндидер “тылсым көченә ия” зат ул!

Аскын районында эшчәнлеген 1998 елда башлый Илүзә Салават кызы. Башта күрше Арбаш авылында балалар бакчасында тәрбияче була, берничә айдан Чишмә-Үрәкәй мәктәбендә эшли башлый. Чишмә-Үрәкәй урта мәктәбе ябылгач, анда башлангыч сыйныфлар гына кала. Бәләкәй генә бинада ничә сыйныфка укытучы да, пешекче дә, җыештыручы да булып берүзе 10 ел эшли ул. Бер елны авылыбызда дүрт сыйныфка 6 гына бала торып кала. Алардан “Күбәләкләр” коллективы оештырып, район һәм республика бәйгеләрендә актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар, хәтта БСТ телеканалында тапшыру да төшерәләр.

- Балаларны Илүзә Салаватовна укытканда аларның өйгә кайтып дәрес әзерләгәннәрен күрмәдек. Мәктәптә өй эшләрен бетереп кайталар иде. Менә шундый бик уңган безнең укытучыбыз, - ди ата-аналар тырыш укытучы турында.

Бүген Карткисәк мәктәбендә укыта Илүзә Зыятдинова. Өч ел элек Чишмә-Үрәкәйдә түбәнге сыйныфлар өчен дә мәктәп ябылгач, уңган укытучыбызны ут күршеләр мәктәпләренә эшкә “бишкуллап” алдылар.

Бүген алар ире Фәнил Ихсан улы белән өч бала тәрбияли. Өлкән уллары Руслан былтыр Башкорт дәүләт авиация университетын тәмамлады, кызлары Альбина - 11нче, төпчек кызлары Зарема 5нче сыйныфта белем алалар. Мал-туар, кош-кортны күпләп асрарга да өлгерә алар.

Бетмәс-төкәнмәс документ тутыру эшләрен барласа да, балалар турында сөйләгәндә Илүзә Салават кызының күзләрендә очкыннар кабына. Бүген дә Илүзә апабыз салмак кына хәтер йомгакларын сүтте, ә мин, шундый укытучым белән сокланып, аның укучысы булуына горурланып тыңлап тордым.

Оештыру сәләтенә бай, тынгысыз җан!
Автор:Энҗе Садертдинова