+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар , 19:10

Радий Хәбиров Байгилде лицеенда булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нуриман районына эш сәфәре кысаларында социаль объектларда - Байгилде авылындагы муниципаль лицейда һәм Красный ключ авылындагы табиблык амбулаториясендә булды.  

Радий Хәбиров Байгилде лицеенда булды
Радий Хәбиров Байгилде лицеенда булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нуриман районына эш сәфәре кысаларында социаль объектларда - Байгилде авылындагы муниципаль лицейда һәм Красный ключ авылындагы табиблык амбулаториясендә булды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Байгилде авылында урнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Исмәгыйлев исемендәге лицейда булды, уку сыйныфларын, музейны, спорт залын, интернатны карады. Биредә беренче сменада 5-11нче сыйныф укучылары укый.

Лицей Башкорт дәүләт аграр университеты белән актив хезмәттәшлектә «Колосок» мәгариф технопаркы концепциясен, шулай ук робот техникасы һәм 3D-технологияләр нигезләре буенча программаларны гамәлгә ашыра. Укучылар робототехника буенча республика конкурсларында призлы урыннар ала. 2020 елда лицей командасы Мәскәүдә Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабында өченче урын алган.

– Бездә 250 егет һәм кыз укый, шул исәптән якын-тирә 11 авылдан 50 бала. Иглин районыннан да укучылар бар, алар көн саен укуга килә, – ди лицей директоры Салават Исмәгыйлев. - Без тагын өстәмә рәвештә 80гә кадәр кешене кабул итә алыр идек, ләкин, кызганычка каршы, бина җитми, шул исәптән 1970 елда ук төзелгән интернатта яшәү урыннары да. Ул 28 кешегә генә исәпләнгән һәм хәзерге заман нормаларына туры килми. Интернатта ашханә булмау сәбәпле, укучылар 250 метр ераклыктагы лицей ашханәсенә иртәнге, төшке һәм кичке ашка йөри.

Нуриман районы хакимияте Байгилде лицее базасында урта һөнәри белемле белгечләр әзерләү өчен ресурслы белем бирү үзәге булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итә. Бу методик базаны ныгытырга һәм укучылар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Лицей педагоглары белән аралашканда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус һәм сезонлы грипп шартларында эпидемиягә каршы чараларны үтәү кирәклегенә басым ясады.

– Балалар да, укытучылар да каникулларда укуны сагындылар, әмма барысына да, дистанцион укуга китмәс өчен, сәламәтлекләренә игътибарлы булырга кирәк, – диде Радий Хәбиров. - Лицейны матди-техник яктан яңадан җиһазландыруга килгәндә, без, һичшиксез, укучылар өчен яңа ашханә төзиячәкбез, ә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы интернат бинасын төзүнең максатка ярашлылыгын анализлаячак.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в