Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 гыйнвар , 16:30

Тәрәзәләр көлеп торсын!

Туймазы районының Кандра 1нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укучылары “Яңа ел тәрәзәләре” акциясенә бик теләп, күтәренке күңел белән кушылган. Чөнки сыйныф бүлмәләрендә узган уку елында куелган матур да, ныклы да, уңайлы да тәрәзәләрне бизисе килеп тора. Менә шулай шатлык бүләк иткән балаларга Урындагы башлангычларга ярдәм программасына кушылган педагоглар коллективы.

Тәрәзәләр көлеп торсын!

Узган ел ахырында укытучылар Кандра авылы хакимияте һәм ата-аналар белән берлектә мәктәпнең өлкән сыйныфлар укучылары шөгыльләнгән өлешендә дә әлеге программа ярдәмендә тәрәзәләрне алмаштыруны оештыру эшләрен башлаган.

Укучылар өлкәннәрнең бу башлангычын күтәреп алып, үзләренең теләген төсле буяулар белән чагылдырган, рәсем конкурсына кушылган.

Шулай итеп Кандра 1нче мәктәбе ППМИ-2022 программасында катнаша. Узган ел ахырында әлеге башлангыч белән чыккан төркемнең ата-аналар белән очрашуында бу тәкъдим хупланган. 1958 елда төзелгән бинаның тәрәзәләре, әлбәттә, искергән СанПин таләпләренә җавап бирми һәм алмаштыруны таләп итә.

ZOOM платформасында үткән мәктәпнең ата-аналар җыелышында Кандра авылы хакимияте башлыгы Рил Рәфыйков, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы Ирина Төхвәтуллина катнашкан. Җыелышта педагог Ләйсән Сәлимгәрәева, ата-аналар комитеты вәкиле Рөстәм Гайнуллин чыгыш ясаган.

Авыл хакимияте башлыгы Рил Рәфыйков Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашу шартлары белән җентеклерәк таныштырган.

Ата-аналар да, укучылар һәм укытучылар да киләсе Яңа ел бәйрәмендә мәктәпнең заманча яңа тәрәзәләрен бизәячәкләренә һичшиксез ышана.

 

Фото Кандра 1нче мәктәбенең “ВКонтакте”дагы төркеменнән.

Автор:Резеда Нуртдинова