Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 гыйнвар , 10:25

Укытучы мәктәп директорына аткан

Бу коточкыч хәл Яңа ел бәйрәмнәрендә булган.

Укытучы мәктәп директорына аткан
Бу башка сыймаслык хәл Мордовиядә булган. Лямбирь авылындагы мәктәп укытучысы травматик пистолеттан белем бирү оешмасы директорына һәм аның иренә аткан. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Бу хәл 8 гыйнварда булган. Педагог көндез зыян күрүченең фатирына килгән. “Шәхси каршылыклы мөнәсәбәтләр фонында барлыкка килгән” конфликт вакытында 41 яшьлек ир үзе белән алып килгән коралдан директорның корсагына ата. Аның ире пистолетны тартып алырга омтыла, тик педагог аңа да ата һәм чыгып кача.

55 яшьлек ир белән хатынны дәваханәгә салганнар. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, хатынны өенә кайтарып җибәргәннәр, ә ире дәвалану үтә.
 
Атучыдан коралны алганнар. Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эшен башлаган.

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова