+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 гыйнвар , 12:10

Ике ел эчендә — 2 мең сертификат

Республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, сабыйларга шәхси балалар бакчаларына йөрү өчен быел тагын шул кадәр үк сертификат тапшырылачак.

Ике ел эчендә — 2 мең сертификат
Ике ел эчендә — 2 мең сертификат
“Соңгы өч елда гына да Башкортстанда 46 балалар бакчасы төзедек. Тик алар барыбер җитми. Безнең планда алга таба да төзү. Әмма шул ук вакытта без сабыйларга урыннар җитмәү проблемасын шәхси балалар бакчалары да хәл итә ала дип уйлыйбыз. Һәм икенче яктан, бу өлкәдә булдыклы кешеләргә үз бизнесларын булдырырга ярдәм итү өчен яхшы мөмкинлек булыр иде. Шуңа күрә 2019 елда без шәхси балалар бакчаларына сертификатлар системасы проектын эшләтеп җибәрдек. Сүз уңаенда, аны Русия Мәгариф министрлыгы экспертлары илдә бу өлкәдә иң яхшы практика дип таныды.

Проектның асылы нидә? Без шәхси балалар бакчаларына ярдәм итәбез һәм бер балага аена 6 мең сум бирәбез. Ата-аналар гадәти балалар бакчалары өчен түләгән кебек түли.

Сынау проектын без Стәрлетамакта 200 сертификаттан башладык. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу эшкуарларга да, ата-аналарга да, урындагы үзидарә органнарына да уңайлы. Шуңа күрә экспериментка Уфа һәм Нефтекама шәһәрләре дә кушылды. Чиратта — Октябрьский шәһәре һәм Иглин районы. Барлыгы 2 мең сертификат бирелгән инде, ә быел тагын шул кадәр үк сертификат тапшырырга планлаштырабыз. Бу максатларга республика бюджетыннан 136,8 миллион сум акча бүлеп бирдек.

Сертификатны ике айдан өч яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре яисә законлы вәкилләре алырга хокуклы. Сертификат алу өчен баланың әти-әнисенә яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Уфада бу инде эшли, ә 1 марттан эксперимент Иглин һәм Октябрьскийда старт ала. Алга таба да бу эш дәвам итәчәк. Уңышлар сезгә!” — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
 

Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в