+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 гыйнвар , 15:50

Туган телне сөючеләр сынау тота

Уфада туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы бара.

Туган телне сөючеләр сынау тота
Туган телне сөючеләр сынау тота
13-14 гыйнварда Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернаты базасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары арасында туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы уза.

Бәйге Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Башкорт дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты белән берлектә үткәрелә.

Олимпиада туган тел һәм әдәбиятыннан тирән белемле, сәләтле, талантлы укучыларны ачыклау, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә тотрыклы кызыксыну формалаштыру, үсеп килүче буында ана теленә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Йомгаклау (сайлап алу) этабында 493 укучы катнашты, шулардан татар теле һәм әдәбияты буенча – 358, чуваш теле буенча – 60, мари теле буенча – 55, удмурт теле буенча 20 укучы.

Олимпиаданың республика этабына 182 катнашучы гариза биргән, шуларның 117се – татар теле һәм әдәбияты, 27се — чуваш теле, 25е —мари теле, 13е удмурт теле буенча.

Олимпиадада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирә, тәкъдим ителгән тема буенча диалогларда катнаша.

Иртәгә олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узачак.

 
Фото: old.mck-ktits.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в