+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 гыйнвар , 15:10

Балалар да, әти-әниләр дә шат

“Буратино” шәхси балалар бакчалары челтәре – “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты” проекты уңышлы тормышка ашырылган мәгариф оешмаларының берсе.

Балалар да, әти-әниләр дә шат
Балалар да, әти-әниләр дә шат

Башкортстанда ике ел дәвамында “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты" проекты эшли. Ике ел эчендә Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә барлыгы 2000 сертификат бирелгән.
Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты 2 айдан 3 яшькә кадәр балаларга шәхси балалар бакчасында урын алу хокукы бирә. Шәхси балалар бакчалары аена 6 мең сум күләмендә финанслана: республика бюджетыннан – 5 700 сум, урындагы бюджеттан 300 сум.

“Соңгы өч елда гына да Башкортстанда 46 балалар бакчасы төзедек. Тик алар барыбер җитми. Безнең планда алга таба да төзү. Әмма шул ук вакытта без сабыйларга урыннар җитмәү проблемасын шәхси балалар бакчалары да хәл итә ала дип уйлыйбыз. Һәм, икенче яктан, бу өлкәдә булдыклы кешеләргә үз бизнесын булдырырга ярдәм итү өчен яхшы мөмкинлек булыр иде. Шуңа күрә 2019 елда без шәхси балалар бакчаларына сертификатлар системасы проектын эшләтеп җибәрдек. Сүз уңаеннан, аны Русия Мәгариф министрлыгы экспертлары илдә бу өлкәдә иң яхшы практика дип таныды.
Проектның асылы нидә? Без шәхси балалар бакчаларына ярдәм итәбез һәм бер балага аена 6 мең сум бирәбез. Ата-аналар гадәти балалар бакчалары өчен түләгән кебек түли.

Сынау проектын без Стәрлетамакта 200 сертификаттан башладык. Тәҗрибә күрсәтүенчә, бу эшкуарларга да, ата-аналарга да, урындагы үзидарә органнарына да уңайлы. Шуңа күрә экспериментка Уфа һәм Нефтекама шәһәрләре дә кушылды. Чиратта — Октябрьский шәһәре һәм Иглин районы. Барлыгы 2 мең сертификат бирелгән инде, ә быел тагын шул кадәр үк сертификат тапшырырга планлаштырабыз. Бу максатларга республика бюджетыннан 136,8 миллион сум акча бүлеп бирдек.
Сертификатны 2 айдан 3 яшькә кадәр балаларның әти-әниләре яисә законлы вәкилләре алырга хокуклы. Сертификат алу өчен баланың әти-әнисенә яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Уфада бу инде эшли, ә 1 марттан эксперимент Иглин һәм Октябрьскийда старт ала. Алга таба да бу эш дәвам итәчәк”, — дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров.

“Буратино” шәхси балалар бакчалары челтәре – республикада “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты” проекты уңышлы тормышка ашырылган мәгариф оешмаларының берсе. Уфа районының Нагаево авылында урнашкан бакча 2013 елда ук эшли башлаган. Бүген өч филиалга 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәр 160 бала йөри. Шуларның 100гә якыны шәхси бакчаларга бару өчен сертификаттан файдалана.
“Безнең бакча бу программага бер ел элек кенә кушылды. Әгәр башта әти-әниләргә шалтыратып, мондый программаның барлыкка килүе, ничек эшләве турында сөйләргә, аңлатырга туры килсә, хәзер инде “сарафан радиосы“ эшли. Сабыйларын сертификат ярдәмендә бакчага урнаштырырга теләүчеләр күп, безнең аларның барысын да кабул итү мөмкинлеге юк , — ди бакча мөдире Лариса Габидуллина.

Җитәкче билгеләвенчә, мондый программаны ата-аналар хуплап каршы алды.

“Безнең балалар бакчасына йөрүгә коммерция бәясе аена – 14 мең сум, өстәвенә, туклану өчен сумма. Сертификат хуҗалары үз кесәсеннән аена 3 мең сумга якын акча түли, 6 мең сум сертификат исәбенә түләнә. Дәүләт бакчаларындагы кебек, ата-аналар үз өлешен түли - бер көнгә 153 сум. Нәтиҗәдә, шәхси балалар учреждениесенә түләү муниципаль балалар бакчасына керткән суммадан артып китми,” - дип аңлатты Лариса Илдус кызы.

Нагаево авылында әлеге программадан Делижановлар гаиләсе файдалана. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә, аларның икесе — 6 яшьлек Амелия һәм 2 яшьлек Николь “Буратино” шәхси балалар бакчасына йөри.

"Сертификатлар программасы турында миңа безнең балалар бакчасында сөйләделәр. Бу вакытта олы кызыбыз балалар бакчасына түләүле нигездә йөри иде инде. Икенче кызыбыз белән сертификаттан файдаланабыз. Гадәти балалар бакчасына түләгән кебек үк, без балаларны йортыбыздан биш минутлык ераклыкта урнашкан шәхси учреждениегә йөртәбез. Без инде өч елдан артык бу балалар бакчасында, беркая да күчәргә теләмибез. Монда безгә барысы ошый: тәрбиячеләр дә, туклану да, шөгыльләрнең төрлелеге дә. Балаларыбыз бакчага бик теләп йөри. Җәен өченчебез дә әлеге программа буенча бакчага барыр дип уйлыйбыз”, - ди сөенеп, сабыйларның әнисе Мария Делижанова.

Фото: "Буратино" балалар бакчасы архивыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в