+15 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 гыйнвар , 19:50

Республикада яңа полилингваль мәктәпләр арта

Радий Хәбиров Башкортстанда туган телләрне үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

Республикада яңа полилингваль мәктәпләр арта
Республикада яңа полилингваль мәктәпләр арта
Бүген, 14 гыйнварда, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туган телләр сәгате” үткәрде. Фәнни җәмәгатьчелек, муниципалитетлар җитәкчеләре, полилингваль күппрофильле мәктәп директорлары катнашлыгында узган киңәшмәдә туган телләрне өйрәнү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар гамәлдәге полилингваль мәктәпләрнең эшен һәм республикада яңа уку йортларының үсеш перспективаларын анализлады.
Әйтик, узган елның мартында ачылган Нефтекама "Белем" полилингваль күппрофильле мәктәп-интернаты укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында бик кирәкле булуын исбатлады. Биредә укыту урыс, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла. Өстәмә рәвештә башкорт һәм немец телләре өйрәнелә. Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев сүзләренә караганда, биредә интернат төзү зарурлыгы бар.

– Бездә яңа гимназиядә укырга теләүчеләр арасында конкурс бик югары, чөнки фәннәрне ике телдә өйрәнәләр, һәм балалар билингваль аралашу күнекмәләрен ала, – ди Нефтекаманың “Белем” мәктәп-интернаты директоры Илдар Мортазин. – Шулай ук булачак беренче сыйныф укучылары – 23нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында мәктәпкәчә полилингваль әзерлекне башладык.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына Нефтекама гимназиясенең яңа корпусын төзүне финанслау мәсьәләсен эшләргә кушты.

– Аны ике ел эчендә тәмамлап өлгерү өчен, төзелешне башларга кирәк, — диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы гимназиядә Башкортстанның күренекле җәмәгать эшлеклеләре, кызыклы замандашлар белән лекцияләр һәм дәресләр оештырырга тәкъдим итте.

Шулай ук, "Туган телләр сәгате"ндә Башкортстанда мари һәм чуваш полилингваль мәктәпләре ачу перспективалары турында фикер алыштылар.
Мишкә районы үзәгендә мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау проектын әзерләгәннәр, аның базасында мари полилингваль гимназиясен булдырырга планлаштыралар.

Чуваш полилингваль мәктәбен урнаштыру урынын Бишбүләк һәм Бәләбәй районнары арасында сайлыйлар. Бу муниципалитетларда чувашлар күпләп яши. Бишбүләктә 2нче мәктәп базасында полилингваль гимназия булдырырга әзерләр. Биредә, район хакимияте башлыгы Артур Зарипов билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт һәм интернат өчен буш биналарны яңадан профильләштерү таләп ителә. Бәләбәй районында шулай ук туган телләрне укыту буенча эш тәҗрибәсе тупланган: башкорт, татар, урыс һәм чуваш гимназияләре эшли.

“Туган телләр сәгате"ндә Хәйбулла, Баймак һәм Учалы районнарында яңа полилингваль мәктәпләр төзүнең агымдагы мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Муниципалитет башлыклары төзелеш-ремонт эшләренең планнары һәм барышы, уку йортларын кирәкле җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин итү буенча финанслау турында сөйләделәр.

— Быел Учалыда полилингваль гимназия ачабыз, Акъярда шулай ук эшне тизләтергә кирәк һәм алга таба Баймакта ачылуын көтәбез, – диде Радий Хәбиров. — Әлегә аларны төзибез, һәр гимназия өчен уку-укыту планнарын төзергә һәм булачак кадрларны сайларга кирәк.

 
Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в