-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 гыйнвар 2022, 14:25

Туган телләр бәйгесе — яңа үрләргә баскыч

Уфада туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.

Туган телләр бәйгесе — яңа үрләргә баскыч
Туган телләр бәйгесе — яңа үрләргә баскыч
Бүген Уфада Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте.

Билгеле булуынча, 13-14 гыйнварда узган туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты.

Бәйге Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Башкорт дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты белән берлектә үткәрелде.

Олимпиада туган тел һәм әдәбияттан тирән белемле, сәләтле, талантлы укучыларны ачыклау, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә тотрыклы кызыксыну формалаштыру, үсеп килүче буында ана теленә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан ел саен үткәрелә.

Йомгаклау (сайлап алу) этабында 493 укучы катнашты, шулардан татар теле һәм әдәбияты буенча – 358, чуваш теле буенча – 60, мари теле буенча – 55, удмурт теле буенча 20 укучы.

Олимпиаданың республика этабында 153 укучы белемен сынады, шуларның 94е – татар теле һәм әдәбияты, 25се —чуваш теле, 23е —мари теле, 11е удмурт теле буенча.

Олимпиадада катнашучылар тест, викторина сорауларына җавап бирде, тәкъдим ителгән тема буенча диалогларда катнашты.

— 2022-32 еллар төп халыкларның Халыкара унъеллыгы дип игълан ителде. Шундый әһәмиятле чорны туган телләр олимпиадасы белән ачып җибәрү аеруча мәртәбәле. Бүген республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшләре 6 (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт) телдә алып барыла. Аерым фән буларак, 11 туган тел өйрәнелә. Бүген туган телләр буенча олимпиадада катнашучылар — нәкъ менә ана телен яратучы укучылар. Сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз, сәләтегез туган телне, мәдәниятне, тарихны ничек сөюегезне күрсәтә. Бәйгегә әзерләгән укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә зур рәхмәт белдерәбез. 2013 елдан балаларның мәктәптә туган тел өйрәнү-өйрәнмәвен ата-аналар хәл итә. Аларның уйлап эшләнгән карары мөһим роль уйный, — дип билгеләде тантаналы чараны ачып мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева.

Шунысы сөенечле, быел олимпиадада катнашучылар белемнәрен сынап карарга башкалага җыелды. Алар арасында егетләрнең шактый күп булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Туган тел һәм әдәбият буенча тирәнтен белемнәрен күрсәткән укучылар җиңүче һәм призер исеменә лаек булды.

— Ике көн дәвамында барган ярышта сез белемегезне камилләштердегез, республикабыз мәдәнияте турында күп мәгълүмат алдыгыз, шулай ук үзегезгә дуслар таптыгыз. Бу олимпиада - тагын да югарырак күтәрелү өчен бер баскыч ул. Сезне мәктәбегез, район һәм шәһәрегез мәртәбәсен күтәрүегез белән тәбриклим, — диде жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор, Башкорт дәүләт педагогоия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов.

 Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Бакалы районының Камышлы мәктәбеннән Азалия Шәвәлиева (11нче сыйныф), Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән Чулпан Фәттахова (10нчы сыйныф), Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән Диана Еникеева (9нчы сыйныф), Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән Ләйсән Фазлетдинова (11нче сыйныф), Балтач районының Уразай мәктәбеннән Дилә Хәлиуллина (10нчы сыйныф), Шаран районының Базгыя мәктәбеннән Миләүшә Газизуллина (9нчы сыйныф) җиңү яуладылар. Алда аларны яңа сынаулар — Казанда төбәкара һәм халыкара туган телләр олимпиадалары көтә.

Туган телләр бәйгесенә килеп, үз белемеңне һәм сәләтеңне күрсәтү — ул милләтеңә булган сөюне белдерү дә. Ана теле өчен җан атып торучы кызларыбыз һәм егетләребез күп булуы горурлык хисләре уята. Әлбәттә, бүген сәхнәгә күтәрелгән барлык призерларның исемнәрен язып бетерү мөмкин дә түгел. Аларның һәммәсенә уңышлар, яңа үрләр телибез!

Динар Кәлимуллин фотолары.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: